erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Фунчозалы салат

Кичке ашка тәмле салат рецепты

Кирәк:

* 100 г фунчоза;
* 200 г пешкән тавык түше;
* 1 данә кызыл борыч;
* 1 данә кыяр;
* 1 данә кишер;
* 1 тырнак сарымсак;
* петрушка, яшел суган кыягы;
* 1 аш кашыгы соя соусы;
* 1 кап «Корейский соус» дигән тәмләткеч («Баллы чили соусы» да ярый);
* үсемлек мае;
* тәменчә тоз-борыч.
 

Эш барышы:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фунчозаны 10 минутка кайнар суга салып куябыз.
Кишерне махсус угычтан токмачлап уабыз.
Кыяр белән борычны саламлап турыйбыз.
Пешкән тавык түшен шулай ук озынча итеп турарга кирәк.
Сарымсакны чистартып, ваклыйбыз.
Фунчозаны тишекле чүмечкә салып, суын саркытабыз. Ул артык озын булганга, ашавы кыенрак.
Шуңа күрә аны кайчы яки пычак белән кыскарак өлешләргә кисәбез.
 Зур салат савытына яшелчәләрне, ит, фунчозаны салабыз, сарымсакны өстибез.
 Салатка соя соусы белән Корея соусын һәм үсемлек маен салабыз. Тәменчә генә тоз белән борыч өстибез. Барысын бергә болгатабыз да яшел салат яфраклары түшәлгән зур тәлинкә уртасына өеп, өстен яшел үләннәр белән бизәп, табынга чыгарабыз.

Чыганак: Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X