erid:2VtzquqpS7d
Файдалы киңәшләр

«Ягымлы» салат рецепты

Итле, бананлы катлы салат рецептын тәкъдим итәбез

Ингредиентлар: 
-► 2 пешкән тавык түше (грудка), 
-►4 пешкән йомырка, 
-►2 уртача зурлыктагы банан (өлгергән), 
-►2 сыек майда кыздырылган суган, 
-► 1 лимон согы, 
-►100 г сыр, 
-► майонез, 
-►1/2 стакан вакланган әстерхан чикләвеге, сыек май. 

Салатны катламлап тезәбез, араларына майонез ягабыз. 
1 - кыздырган суган 
2 - тавык ите 
3 - кыргычтан уылган йомырка агы 
4 - өстенә лимон согы сибелгән, түгәрәкләп киселгән банан, 
5 - уылган сыр 
6 - уылган йомырка сарысы. 
7 - чикләвек белән бизибез. 
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев