erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Яшеннән ничек сакланырга? Арча районы гадәттән тыш хәлләр (МЧС) бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев киңәшләре

Июнь аенда яшеннән зыян күрүчеләр булды. Түбән Мәтәскәдә бер үк төндә берәүләрнең терлек торагын һәм Иске Чүриледә мунчаны яшен сукты

Куркыныч яшен булды ул. Икенче көнне: “Яшен сукмагае дип бик курыктык, өйгә яшеннән саклагыч куймаганга үкендек. Шул яшен саклагычлар, яшеннән ничек саклану турында язып чыгыгыз әле”, – дип әйтүчеләр, шалтыратучылар булды. 

Без районның гадәттән тыш хәлләр (МЧС) бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән сөйләштек.
– Искәндәр Илнарович, яшеннәр бик куркыта. Күк күкрәү тавышы гына да ни тора! Яшен сукмасын өчен нинди саклагыч иң ышанычлысы?
– Яшеннән иң ышанычлысы – йортка, бинага яшеннән саклаучы заманча системаны кую. 
– Әлеге система 100 процент гарантия бирәме?
– Нәкъ менә шушы өч өлештән торган система, хәтта яшен сезнең өйгә керсә дә, өегезне дә һәм андагы кыйммәтле техник җиһазларны да тулысынча саклаячак.
– Бу система ничек эшли?
– Ул бик гади. Яшен тоткыч җайланма яшен өйнең түбәсенә кагылам гына дигәндә  аны “тотып алып”, җиргә җибәрә. Өйгә бернинди дә зыян килми. Әлеге система өч өлештән тора: өйнең түбәсенә иң биек урынга яшенне тотып алучы җайланма куела, аңа ток үткәрүче чыбык тоташтырыла һәм чыбык башына җиргә тоташтыручы җайланма куела. Менә шул түбә башындагы яшен тоткыч очкынны чыбык аша җиргә җибәрә. 
 – Йорт түбәсенә куелган яшеннән саклагыч бер ишегалдындагы мунча, гараж, сарайны да саклыймы? Әллә аларга аерым яшен саклагычлар куяргамы?
– Яшенне иң биек урынга куелган яшеннән саклагыч тотып ала. Әгәр дә өйнең түбә башына куелган яшеннән саклагыч син яшәгән мәйданның иң биек ноктасында икән, димәк, янәшәдәге мунча, гараж, сарай да яшеннән сакланачак. Бу биналар өйдән дә биек булса, яшеннән саклагычны бер ишегалдындагы иң биек бинага урнаштырырга кирәк. Табигатькә ышанып бетеп булмый, һәркайсына яшеннән сак-лагычны аерым куйсаң да әйбәт. 
– Яшенне тотып алучы чыбык нинди булырга тиеш?
– Алар төрле булырга мөмкин. Аның иң гадие – озын корыч чыбык. Ул түбә башына иң биек урынга куела. Эшләү тәртибе дә җиңел аңлашыла. Беренчедән, яшен һәрвакыт җиргә иң кыска юлны эзли. Шуңа да ул биегрәк объектларны таба. Икенчедән, белгәнебезчә, металл электрны үзенә тарту көченә ия. Шуңа да яшен нәкъ менә корыч чыбыкка тартыла. 
– Бу схема нинди түбәләргә бара?
– Бу схема металл түбәләргә бара. Тимер югары температурадан курыкмый. Яшенне тотып, җиргә үткәрүче бер чыбык җитә.
– Яшеннән саклагычларны районда кайсы оешма куя?
– Районда яшен сак-лагычларны урнаштыручы аерым оешма юк. Әмма шәхси йортларда яшәүчеләргә яшен саклагычларны куярга кирәк. Республикада бу эш белән шөгыльләнүче сертификаты булган шәхси эшмәкәрләр, оешмалар бар. 
– Кызыксынырга, табарга, яшен саклагычларны куйдырырга кирәк. Һәм, әлбәттә, йортны иминиятләштерү мөһим. Искәндәр Илнарович, беруңайдан яшеннән саклану кагыйдәләре турында да әйтеп үтсәгез иде.
– Яшен вакытында ачык урыннарда булырга ярамый. 
– Ә машинада яки велосипедта булсаң?
– Яшенле яңгыр башланса, туктарга һәм машинадан яки мотоцикл-дан читкә, ким дигәндә 30 метр ераклыкка китсәң яхшы. Чөнки металл яшенне үзенә тарта. 
– Әгәр дә кеше басуда булса?
– Басуда яки юлда булсаң ятарга, чүгәләргә, чокырлы урынга төшәргә кирәк. Машинада булсаң, юл читенә чыгып туктау хәерле. Техниканың ишеге, тәрәзәләре ябык булырга тиеш. Яшен вакытында йөк машинасы өстендә булсаң тиз арада аска төшәргә. Шулай ук андый вакытта тау башларына менәргә ярамый. Кырда яки юлда калсагыз, ялгыз үскән юан биек агачка ышыкланмагыз. Яшен андый агачларны ешрак суга. 
– Су коенганда яшенле яңгыр башланса?
– Кичекмәстән судан чыгарга һәм судан ераграк китәргә. Су бик яхшы үткәргеч. Яшен сулыкларны еш суга. Кыскасы яшенле яңгыр вакытында өйдә яки бина эчендә булсаң яхшы.
– Яшен вакытында өйдә булганда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?
– Яшен вакытында тәрәзәләрне ябарга, электр приборларын сүндерергә, телефонны кулланмаска кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев