Интернет мәйданчыкларда алган товар сыйфатсыз булса, нишләргә?
Бүгенге көндә Интернет сату мәйданчыклары киң таралган. Өйдән чыкмыйча гына үзеңә кирәкле товарны сайлыйсың да заказ гына бирәсең. Тик мондый мәйданчыклар сыйфат өчен җавап бирәме соң? Әгәр килгән товарның сыйфаты начар булса нәрсә эшләргә?
Бу сорауларга Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина җавап бирде.
– Товарны читтән торып саткан вакытта сатып алучы сатучы белән турыдан-туры таныша алмый. Россиядә читтән торып сату мәйданчыклары эшчәнлеге “Кулланучылар хокукларын яклау турындагы” Закон һәм Россия Хөкүмәте карары белән расланган товарларны сату кагыйдәләре белән көйләнә. Интернет сату мәйданчыкларында товарларны бәйсез сатучылар да, мәйданчыклар үзләре дә сатарга мөмкин.
Интернет аша товарга заказ биргәндә аның барлык характеристикаларын, кешеләрнең бәяләмәләрен, фотоларны әйбәтләп өйрәнергә кирәк. Сатучының күрсәткечләрен өйрәнү дә зыян итмәс. Кайбер мәйданчыклар товарны сатып алыр алдыннан аның сыйфатын тикшерү мөмкинлеге бирә. Ул начар сыйфатлы булса, сатып алучы товарны сатып алудан баш тартырга, әгәр ул инде түләнгән булса, акчасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Әгәр мәйданчык үзе сатучы булмаса, товарның сыйфаты өчен җавап бирми. Ләкин ул кулланучыга сатучы турында тулы, шул исәптән аның белән элемтәгә чыгу өчен мәгълүматларны бирергә тиеш. Сатучы, сатып алучыларның барлык дәгъваларын карарга тиеш.
Әгәр товар белдерелгән характеристикаларга туры килмәсә, сатып алучы сатучыга дәгъва белдерергә мөмкин. Мөрәҗәгать гарантия срогы кысаларында яисә срок билгеләнмәгән очракта ике ел эчендә бирелергә тиеш. Товарны шул ук яки башка маркалы модельле товарга алмаштыруны, сатып алу бәясен киметүне, сатучы хисабына товардагы кимчелекләрне бетерүне, сатып алудан баш тартуны таләп итәргә мөмкин.
Сатучы, начар сыйфатлы товарны кире кабул итеп, тикшерү үткәрергә һәм кимчелекләрне бетерергә тиеш. Әгәр сатучы товарны тиз арада кабул итә алмаса, ул кулланучылар хокукларын бозган өчен җавап тота. Товардагы җитешсезлекләр турындагы бәхәсләр экспертиза үткәреп хәл ителә ала. Әгәр ул товарны дөрес кулланмау нәтиҗәсендә барлыкка килмәгән булса, аның бәясен сатучы түли.
Сатучы товарны кире кайтару яки алыштыру срокларын бозса, әлеге сроктан соңгы һәр көн өчен товар бәясенең 1 проценты күләмендә акча түләргә тиеш. Аның таләпләре канәгатьләндерелмәсә, сатып алучы судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев