erid:2VtzquqpS7d
Кабак согы рецепты
Файдалы киңәшләр

Кабак согы рецепты

Төрле рецептлар бар инетта, мин менә шулай эшләдем, әйбәт чыга, ди аш-су остасы Марьям Миннегулова

Мин 5 кг кабактан ясадым. Кабакны эрчеп, бик эре булмаган кисәкләргә бүлеп, мискага салдым. Шунын өстенә 11 литр салкын су салдым, кайнап чыкканда 6 апельсинны мясорубкадан үткәреп салдым. Кайнады. Кабаклар пешкәч, изелә башлагач 1 кг 100 гр песок салдым, кайнаттым. Сүндереп вак дуршлаг аркылы сөздем дә, 2 аш калагы тулар-тулмас лимон кислотасы салып кайнатып чыгардым, күбеген жыйдым, стерельләштерелгән банкага тутырдым.

  Фото: ясалма фәһем

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев