erid:2VtzquqpS7d
Канлы үләннең (чистотел) файдасы
Файдалы киңәшләр

Канлы үләннең (чистотел) файдасы

Канлы үлән чәчәк ата. Аның төнәтмәсенең яман шешне туктатырга сәләтле икәне турында күпләрнең ишеткәне бардыр.

Аны ничек кулланырга?

Үт йөреше бозылганда:
2 аш кашыгы кипкән үләнгә 2 стакан кайнап торган су коярга. 4 сәгать төнәтергә. Сөзеп алырга.
Иртән ач карынга һәм кичен тулар-тулмас стакан (150 мл)эчәргә.

Үт куыгында ташлар булса:
Бер үк авырлыкта канлы үлән һәм бөтнекне ( мята перечная) бергә кушарга. 2 аш кашыгы катнашмага 1 стакан бүлмә температурасындагы су салып, салмак ут өстендә 30 минут җылытырга. Суынгач, сөзеп алырга.
Төнәтмәне иртән һәм кич 1 стакан эчәргә.

Яман шештән:
Беренче ысул:
1 бал кашыгы канлы үләнгә (тора-бара арттырып, 3 аш кашыгына җиткерергә) бер стакан кайнап торган су салырга. 30 минут төнәтергә. Сөзеп алырга. Көнгә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, җылы килеш, 1/3 стакан эчәргә.

Икенче ысул:
Яңа җыйган канлы үләннең согын сыгарга һәм 1:1 исәбеннән кайнатып суыткан су белән кушарга. Көнгә 3-4 тапкыр1 бал кашыгы кабарга һәм артыннан су эчәргә.

Өченче ысул:
Канлы үләнне сыгарга һәм шул хәтле үк аракы салырга. Көнгә 3-4 тапкыр 1 бал кашыгы эчәргә.

Дүртенче ысул:
Яңа җыйган үләнне ваклап турарга һәм туралган үләнне чылатырлык кына итеп, спирт, яки аракы салырга. 1 атна төнәткәч, сөзеп алырга.
20 тамчы төнәтмәгә 1 аш кашыгы су кушып, ашар алдыннан эчәргә. Һәр кулланган саен , берәр тамчыга арттыра барып, 50 тамчыга җиткерергә.

Бишенче ысул:
1 аш кашыгы үләнгә 1 стакан кайнап торган су коярга. Бераз төнәтергә. Көн дәвамында ашар алдыннан берәр аш кашыгы төнәтмәне кабып куярга.

Алтынчы ысул:
1 аш кашыгы канлы үләнне термоска салырга. Өстенә 1 стакан кайнап торган су коярга. 4 сәгать төнәтергә. Иртән һәм кич төнәтмәне берәр стакан эчәргә.

Чыганак: https://tulachi.ru/news/faidali-kinishlir/cistotelny-nicek-kullanyrga


Нет комментариев