erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кишер кыраудан курыкмый, үсентеләре 4 градуска кадәр салкыннарга чыдам

Кишер утыртырга соңламагыз!

Кишерне, гадәттә, апрель азагында, көннәр 4-6 градуска кадәр җылы торганда утыртырга кирәк. Соңрак өлгерә торган сортларны 5-10 майга кадәр утыртырга була. Бу яшелчә кыраудан курыкмый, үсентеләре 4 градуска кадәр салкыннарга чыдам.

Кишер мул, төз һәм матур булсын, дисәгез, берничә киңәшне истә тотыгыз.

Тамыразыкны җиңел туфраклы, органик матдәләргә бай түтәлгә утыртыгыз. Янмаган тирес кертергә ярамый.

Урынын сайлаганда былтыр помидор, бәрәңге, суган, кәбестә, кыяр, ташкабак үскән җиргә утырту яхшырак булыр. Узган елда кишер яисә петрушка үскән җиргә утыртмаска тырышыгыз.

Күп нәрсә сортка бәйле. Үзегез белгән яисә танышларыгыз киңәш иткән сортларны гына утыртыгыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кишерне дөрес утыртыгыз. Орлыкларны рәт арасын 20шәр сантиметр калдырып, 2 сантиметр тирәнлеккә утыртырга кирәк.

Төз, матур кишерләр үстерәсегез килсә, араларын 4-5 сантиметр калдырып сирәкләргә кирәк. Июль башында икенче тапкыр сирәкләп чыкканнан соң, түтәлләргә алсу төстәге марганцовкалы су сибегез. Бор кислотасы кушып җибәрсәгез дә була. Бер чиләк су 3-4 квадрат метр җиргә җитә. Тик алдан түтәлгә бернәрсә дә кушылмаган су сибеп чыгарга кирәк. 20 көн үткәч, моны тагын кабатларга мөмкин.

Көзен дә, язын да утырткан кишерне мүлчәлиләр. Көздән утыртып калдыру уңыш алуны 15 көнгә тизләтә, дип яза Кызыл таң.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре