erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Көненә 200 грамм виноград ашарга кирәк

Аларның сүзләренчә, иммунитетны ныгыта торган антиоксидантлар кара төстәгесендә күп.

Табиблар һәм галимнәр виноградның файдалы үзлекләрен санап күрсәтте. Аерым алганда, виноград составындагы үсемлек эстрогеннары төркеменнән булган ресвератол исемле матдә күзәнәкләргә зыян китерә торган кушылмаларга каршы көрәшергә сәләтле. 

Моннан тыш, ул холестерин күләмен киметә һәм кан тамырларында ялкынсынуны баса. Виноград төшләрендә булган А, Е һәм К витаминнары, шулай ук табигый май күзәнәкләрне ныгытуга һәм яшәртүгә ярдәм итә.

Кофе кислотасы, кверцетин һәм мирецетин кебек фенол тоташтыргычлар организмны онкология һәм йөрәк-кан тамыры авыруларыннан саклый. Виноград сәламәтлек өчен файдалы булган башка үзлекләргә дә ия. Анда целлюлоза, шикәр һәм кислоталар катнашмасы табигый йомшарткыч булып тора, ә минераллар теш һәм сөякләрне ныгытырга булыша.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Табиблар көн саен 150дән алып 250 граммга кадәр виноград ашарга киңәш итә. Аларның сүзләренчә, иммунитетны ныгыта торган антиоксидантлар кара төстәгесендә күп. Әмма виноград карарак төстә булган саен, аның аллергеннар потенциалы да зуррак булуын онытмагыз.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/22/195714/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X