erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Кондиционер эшләп торган бүлмәдә озак булу нигә куркыныч?

Кондиционер эшләп торган бүлмәдә озак булу организмның эссегә сизгерлеген арттырырга мөмкин.

Бу хакта Н.И. Пирогов исемендәге РНИМУның Россия геронтология фәнни-клиник үзәге директоры, профессор Ольга Ткачева сөйләгән, дип яза «Аргументы и факты» газетасы.

«Кондиционер эшләп торган бүлмәдән урамга чыккач, температура контрасты аркасында кешене эссе сугарга мөмкин», – дигән ул.

Бу очракларда өлкән кешеләр, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр яки терморегуляция механизмы эшчәнлеге бозылган кешеләр бигрәк тә нәзберек була. Белгеч сүзләренчә, температураның кисәк үзгәрүе аркасында кан басымы уйнарга һәм тамырларда башка өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин.

Кондиционерны бүлмәдәге һәм урамдагы һава температурасы аермасы 5-7 градустан артмаслык итеп көйләргә кирәк. Бу – организмның чиктән тыш йөкләнеш куркынычын киметә һәм сәламәтлеккә зыян китермичә генә эссегә ияләнергә булыша.

Моннан тыш, табиб, салкын һава иммун саклавын какшата, дип кисәтте. Тын юлларында тамырларның тараюы һаваны җылытуны һәм фильтрлауны авырлаштыра, шуның аркасында инфекцияләргә һәм аллергиягә бирешүчәнлек арта.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев