erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Коры алма вареньесы ясау ЫСУЛЫ

Фәния Фәизова рецепты. «Ватаным Татарстан»нан алынды

Кирәк булачак: 1 кило алма, 300 грамм шикәр комы, 1 аш кашыгы дарчин (корица), 1 чәй кашыгы лимон кислотасы.

Алманы юка гына итеп өлешләп турыйбыз. Эреләрен – 12, вакларын 8 өлешкә бүлсәң әйбәт. Калай табага тыгыз итеп урнаштырып, өстенә дарчин, лимон кислотасы һәм шикәр комы (соңыннан сибү өчен 50 грамм чамасын калдырып торырга кирәк) катнашмасы  (алдан ясап куела) сибәбез. 175–180 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 20 минут тотабыз.  Аннан, пергамент җәеп, калган шикәр комын сибәбез дә 2–3 көнгә киптерергә куябыз. Өстен марля белән каплыйбыз. Тизрәк әзер булсын өчен,  50–60 градуска кадәр җылытылган газ мичендә (ишеген бераз ачып) яки электр киптергечтә 2–3 сәгать киптереп алырга мөмкин. Коры вареньены пыяла банкага тутырып, бүлмә температурасында саклыйбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак (+фото): Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев