Озак вакыт күңел төшенкелегенә бирелү ул чир
Озак вакыт депрессиягә бирелсәгез, дәваланырга кирәк.
Әле яңа гына Бөтендөнья күңел төшенкелегенә (деприссия) каршы көрәш көне (13 гыйнвар) булды. Шул уңайдан Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы контактында Алабуганың үзәк хастаханәсе медицина психологы Анастасия Ракованың киңәшләрен урнаштырдылар. Ул файдалы киңәшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
Яшерен-батырын түгел, күңел төшенкелегенә бирелгән кешеләр күп хәзер. Бауга менү очраклары да бар. Элек ире сугышта үлеп, 10 бала белән ялгыз калган ана ничарадан-бичара бауга мениәгән бит, ник хәзер үзләренә кул салплар, дип аптырыйлар. Әйдәгез, табиб киңәшләрен тыңлыйк. Файдасы тими калмас.
“Күңел төшенкелеге – ул вакытлыча ару, кәеф төшү генә түгел, минең биохимиясен үзгәртүче һәм игътибар, ярдәм таләп итүче чир, - ди белгеч. - Күпләр моңарчы төрле мифларга ышанды: янәсе кәеф төшү ул йомшаклык кына, “үзеңне кулга алырга кирәк” яки бу халәт ял иткәннән соң үтәчәк. Чынлыкта исә, депрессияне ихтыяр көчен көчәйтеп, чираттагы ял яки алкоголь белән үткәреп җибәреп, дәвалап булмый. Температураны уй-фикер көче белән төшереп яки диабетны шикәр белән дәвалап булмаган кебек.
Депрессия ул төрлечә булырга мөмкин: кайвакыт күз яшьләре булмаска да мөмкин, ә даими рәвештә ару халәте, тормышка кызыксыну югалу, хәтта физик яктан авырту да булуы ихтимал. Читтән караганда депрессиядәге кеше уңышлы һәм актив булып күренә. Ә аның эчке дөньясында бушлык. Шуны аңларга кирәк – әгәр дә күңел төшенкелеге озакка сузыла икән – бу норма түгел, ә сигнал.
Депрессияне белгечләр – психологлар, психотерапевтлар, психиатрлар ярдәме белән уңышлы дәвалап була. Әгәр дә сез яки якыныгыз озак вакытлар шомлану кичерәсез, күңел төшенкелегенә биреләсез икән – табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегезнең күңел халәтегезне участок табибына, табиб- психиатрга сөйләгез яки 88002000122 телефонына шалтырата аласыз. Сезнең күңел сәламәтлегегез нәкъ физик сәламәтлегегез кебек мөһим".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев