erid:2VtzquqpS7d
Кузгалаклы окрошка рецепты
Файдалы киңәшләр

Кузгалаклы окрошка рецепты

Җәйге челләдә кузгалаклы окрошка ашау хәл кертеп җибәрәчәк.

Бу рецептны «Шәһри Чаллы» сайты тәкъдим итә.

Бу окрошка өчен кузгалак (200 грамм), су (1-1,5 л), кыяр (1-2 данә), пешкән бәрәңге (2 данә), каты итеп пешерелгән йомырка (2 данә), редис (6-8 шт), пешкән тавык боты (2 данә), башлы суган (0,5 данә), яшел суган (бер бәйләм), петрушка, тоз, борыч, каймак кирәк.

Кузгалакны юып турагач, кайнап торган суда 5-6 минут тотарга. Кузгалаклы кайнар су суынгач, суыткычка куеп торырга. Тавык итен, йомырка, яшелчә һәм тәмләткеч үләннәрне турарга. Шуннан соң аларны кузгалаклы суга салырга, тоз, борыч һәм каймак өстәп болгатырга.

Чыганак: ИНТЕРТАТ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев