erid:2VtzquqpS7d
Кыраудан саргайган сарымсак кыякларын нишләтергә
Файдалы киңәшләр

Кыраудан саргайган сарымсак кыякларын нишләтергә

Татарстанның “яшел блогеры”, тәҗрибәле бакчачы Мария Гарапшина “Челнинские известия” хәбәрчесенә кырау аркасында кыяклары саргайган сарымсакны саклап калу ысулларын аңлатып үткән.

“Сарымсакны мочевина белән тукландырырга киңәш итәм. Түтәлгә башта – су, аннан – ашлама сибәргә кирәк. 1 квадрат метр туфракка 3-4 чәй кашыгы ашлама кирәк”, – дип билгеләп үткән ул. “Яисә 10 литр суга 5-6 аш кашыгы мочевина салып эремә ясарга мөмкин. 1 сутыйга 4 литрга кадәр эремә таләп ителә. Җылыткач, үсентеләр яңарып китәчәк”, – дип аңлатып үткән блогер.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142116/
 


Нет комментариев