erid:2VtzquqpS7d
Файдалы киңәшләр

Кышкы тәгәрмәчләргә күчәр вакыт!

Белгечләр бу эшне календарьга карап түгел, ә һава торышының нинди булуыннан чыгып башкарырга киңәш итә.

Әгәр дә төнге һәм көндезге температура уртача +7дән артмый икән, җәйге резинаны кышкыга алмаштырырга кирәк.

Билгеле булуынча, хәзер декабрь аеннын башлап, февраль ае тәмамланганчы кышкы тәгәрмәчтә генә йөрү турында закон да бар. Әлбәттә, иң мөһиме - хәвефсезлек.

Кышкы һәм җәйге тәгәрмәчләр резина структурасы буенча да, сырлары (протектор) һәм энәләре белән дә аерыла.

Тәгәрмәчләрне вакытында алмаштырыгыз, исән-сау йөрегез!

Чыганак: http://sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/mashina-tgrmchlren-kyshky-rezinaga-almashtyryr-vakyt-kaychan-itr

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев