Мәчеткә суган һәм сарымсак ашаган көенчә кермәскә
Мәчетләребез – Аллаһы Тәгаләнең йортлары
Мөселманнар мәчетләрдә көненә биш вакыт намазларын, җомга көнендә җомга, гаетләрдә гает намазларын укыйлар. Мәчетләргә карата мөселманнар түбәндәге әдәпләрне саклыйлар:
-мәчеткә керер алдыннан тәненең һәм киеменең чиста булуына, үзеннән начар ис килмәвенә ышанган булыр;
-аяк киемен салып керер;
-мәчеткә кергәндә уң аяк белән атлап керер һәм шушы дога ны укыр: (Әллаһүммә-фтәх ли әбүәбә рахмәтикә вән-шүр гәләййә хазәәинә рахмәтик). Мәгънәсе: “Йа Раббым, миңа Рәхмәт ишекләреңне ач һәм Рәхмәт хәзинәләреңне чәч”;
-мәчеттән чыкканда сул аяк белән атлап чыгар һәм шушы доганы укыр: (Әллаһүммә инни әсәлүкә мин фәдликәл-гәзыйм). Мәгънәсе: “Йа Раббым, тәхкыйк, мин
Синнән олугъ фәзыйл (өстенлек) һәм Рәхмәтеңне сорыйм”;
-мәчеткә кергәч, ике рәкәгать “тәхиятел-мәсҗед” намазы укыр;
-мәчет эчендә үзен әдәпле тотар: зикер, тәсбих һәм догада булыр, Коръән һәм дини китаплар укып утырыр, яисә вәгазь тыңлап уты рыр, йә гыйлем өйрәнеп утырыр:
-мәчеткә суган һәм сарымсак ашаган көенчә кермәс һәм мәчет эчендә дөнья эшләрен эшләмәс, дөнья сүзләре сөйләмәс, көлешеп утырмас.
(“Ислам тәрбиясе” китабыннан)
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев