Мәет күмгән көнне зиратка керергә ярамый, диләр. Дөресме?
«Мәет күмгән көнне зиратка керергә ярамый, диләр. Дөресме? Зират аркылы еш йөрергә туры килә. Анысы рөхсәт ителәме?»
Зиратка керергә ярамый торган көннәр юк: мәет җирләнгән көннәр дә, башка вакыйгалар да моңа сәбәп булып тормый.
Зиратка еш йөрүегез кабер әһелләренә дога кылу белән бәйле булса, үлемне искә алырга, кабер тормышы турында уйланырга сәбәпче булып торса, монда бернинди дә зарар юк.
"Дин вә мәгыйшәт"
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев