erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Май аенда җыярга кирәкле 10 үлән

Алар дәвалану өчен генә түгел, чирләрне кисәтү максатында да кулланыла

КҮКЕБАШ – МЕДУНИЦА 
С витаминына бай. Үпкәне чистарта, сулыш юллары ялкынсынганда, ангина, салкын тигәндә кулланыла. 
Чәчәкләрен, яфракларын төнәтеп эчәләр.

КАРЛЫГАН, КУРА ҖИЛӘГЕ ЯФРАГЫ – ЛИСТЫ СМОРОДИНЫ, МАЛИНЫ 
Бөер, буыннар авыртканда, ютәлдән файдалы. Йөрәк-кан тамырлары чирләрен, яман шешне кисәтә, иммунитетны ныгыта. 
Химик препаратлар белән эшкәртелмәгән яфраклар гына файдалы. Гади чәйгә 2-3 яфрак кушып эчсәң дә була.

 КАЕН ЯФРАГЫ – БЕРЕЗОВЫЙ ЛИСТ 
Йөткергәндә булыша, авитаминоз, бәвел куыгы функциясе бозылу, атеросклероз, подагра, ревматизм, бөерләр ялкынсыну, бронхит, невроз, азканлылык, дизентерия вакытында яхшы. Себеркесе дә файдалы.
1 аш кашыгы яшь каен яфракларын 0,5 л суга салып төнәтәсең. Көн дәвамында аз-азлап эчәсең. Каен яфрагы суы белән битне юсаң да яхшы. 

 ӘРЕМ – ПОЛЫНЬ 
Абсинтин матдәсе аркасында әремне паразитлар яратмый. Ютәлдән, бавыр, бөер авырулары, шикәр    
диабеты вакытында файдалы.
Әремнең кечкенә яфрагын ипи йомшагы белән кушып, 15 көн ашарга киңәш ителә. 
 
НАРАТ КҮРКӘСЕ – СОСНОВАЯ ШИШКА 
Нарат күркәсеннән кайнатма — табигый антибиотик. Ул иммунитетны күтәрә, бактерияләрне үтерә, лимфаларны чистарта.
Кәстрүлгә 1 стакан су саласың, бер рәт күркә җәясең. Аннары бер рәт шикәр комы белән аралаштырасың. Ике сәгать кайнаганнан соң, суытып, тагын бер сәгатькә сүрән утка куясың. 
 
 КЫЧЫТКАН – КРАПИВА 
Кычыткандагы кремний бавыр эшчәнлеге өчен кирәк, буыннарга файдалы. Канның оешу үзлеген булдыра, углевод һәм аксым алмашын көйли, күрү сәләтен арттыра. Чәчне үстерә.
Кычыткан суы канны куертса, ашка, салатка салып ашасаң, андый үзлеге югала. Файдасы гына арта. Май кычытканы артык чакмый. 
 
ТУЗГАНАК – ОДУВАНЧИК 
Ютәлдән, яман шешне кисәтү өчен файдаланыла. Ашкайнату, нерв системасын тынычландыра, сипкелне бетерә, яраларны төзәтә. Яфрагын тозлы суда тотып ашарга, чәчәген суырып йөрергә, кайнатма әзерләргә була. 
 
 ӘРЕКМӘН – ЛОПУХ 
Яман шешне кисәтә, буыннар сызлаганда файдалы. Иммунитетны ныгыта.
Нечкә тамырлысын сайлагыз. Буш тамырның шифасы юк. Яфрагы, тигәнәге дә файдалы. 

 КАНЛЫ ҮЛӘН – ЧИСТОТЕЛ 
Гайморит, артрит, ревматизмнан дәвалый. Кан басымын төшерә. Организмны токсиннардан чистарта. Сөялне һәм папилломаны бетерүдә ярдәм итә.
Бер сабакны, чәчәге, тамыры белән бергә юып, 3 литрлы банкага салырга. Банка тулганчы эремчек суы (сыворотка) өстәргә. 1 аш кашыгы шикәр комы йә 1 уч йөзем, 1 аш кашыгы каймак салырга. Өстен марля белән каплап, атна-ун көн караңгы урында тотарга. “ Куас”ны 1 ай дәвамында 1 аш кашыгы эчәргә була. 
 
КАНӘФЕР – СИРЕНЬ 
Тромбофлебит, баш авыртуы, шикәр диабеты вакытында кулланыла. Канны сыеклата, варикозга каршы әйбәт. Ак сирень буыннар сызлаганда уар өчен файдалы, шәмәхәсе эчәргә яхшы. 
Бер өлеш чәчәк букетын турап (яфраклары, сабагы, чәчәкләре дә керә), 5 өлеш аракы салып, 15-30 көн караңгы урында төнәтергә, авырткан буыннарга сөртергә кирәк.

Чыганак: Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев