Пробиотиклар нәрсә ул? Эндокринолог Индира Урманова белән әңгәмә
“Беркөнне телефоннан сайттан пробиотиклар турында укыдым. Ышаныргамы-ышанмаскамы? Аптыраган. Хөрмәтле “Арча хәбәрләре”, пробиотиклар турында табиб киңәшен бирсәгез иде”, – дип шалтыраттылар. Без тәҗрибәле участок табибы, эндокринолог Индира Урмановага мөрәҗәгать иттек. Шуны да әйтеп үтик, Индира Урманова республиканың иң яхшы 40 эндокринологы исемлегенә кергән. Котлыйбыз!
– Индира Зөфәровна, безнең оргнизмның эчке дөньясы, микрофлорасы турында аңлатып үтсәгез иде.
– Кеше организмында 85 процентка якын файдалы микроорганизмнар һәм 15 процентка якын авыру тудыручы патоген микроорганизмнар бар. Пробиотиклар алар файдалы микроорганизмнар – тере бактерияләр. Алар эчәклекнең лайлалы тышчасында була һәм, авыру тудыручы патоген бактерияләргә каршы көрәшә, аларга эчәклекнең лайлалы тышчасына берегергә ирек бирми. Пробиотиклар аерым ризыкларда һәм биологик актив өстәмәләрдә була. Алар кеше өчен файдалы һәм ниндидер авырулар китереп чыгармыйлар.
– Пробиотиклар бигрәк тә нинди ризыкларда бар?
– Бирәк тә әче сөт ризыкларында бар алар. Әче сөт ризыклары эчтәге микрофлораны яхшырта һәм авыру тудыручы патоген микрофлораны юкка чыгара.
– Ул файдалы ризыклар турында да әйтеп үтсәгез иде.
– Шундыйларның берсе – йогурт. Ул, белгәнебезчә, сөттән ясала. Сөт әчегән сөт һәм бифидобактерияләр белән әчи. Йогуртны куллану азык эшкәртү системасына уңай тәэсир итә. Йогурт һәм башка әчегән сөт ризыклары тере бактерияләр белән эчәклекләрне әйбәт эшләтә.
– Барлык йогуртта да тере пробиотиклар бармы?
– Барлык йогуртта да тере пробиотиклар юк. Кайбер йогуртта термик эшкәртүдән соң тере пробиотиклар калмый. Шуңа күрә башта йогурттагы этикетканы укырга кирәк.
– Кефир турында да әйтеп үтсәгез иде.
– Кефир шулай ук файдалы пробиотик эчемлек. Аны сөткә кефир “гөмбәчекләрен” салып ясыйлар. Кефир сөякләр, ашказаны-эчәклекләр өчен файдалы. Ул организмны кайбер инфекцияләрдән саклый. Һәм тагын әчегән кәбестә файдалы. Әчегән кәбестә организмга файдалы пробиотикларга, клетчаткага, В, С, К витаминнарына бай. Анда натрий, тимер, марганец бар.
– Кайвакыт кәбестәне турап, өстенә су, уксус салып, суыткычка куябыз.
– Уксуслы маринад салып ясаган кәбестәдә пробиотик бактерияләр булмый.
– Ә файдасы булсын өчен кыярны ничек дөрес тозларга?
– Яшелчәләрне тозлаганда аларны ачытыр өчен, ачы бактерияләр кулланып, билгеле бер вакыт тотарга кирәк. Мондый кыярларда азык эшкәртүдә файдалы пробиотиклар бар. Алар канның оючанлыгы өчен кирәкле К витаминына ия. Шулай ук аларда натрий күп. Ә инде уксус белән әзерләнгән кыярда тере пробиотик бактерияләр юк. Беруңайдан сыр турында да әйтеп үтәм.
– Бу да кызыклы.
– Барлык сырда да пробиотиклар юк. Шуңа күрә сырны сатып алганда этикеткасына игътибар итәргә кирәк. Файдалы бактерияле кайбер сортлар, мәсәлән, гауда, моцарелла, чеддер сырлары озак торуны яхшы күтәрә. Сыр аксымга, кальцийга, В12 витаминына, фосфор һәм селенга бай. Сырны чамалап куллансаң, ул хәтта йөрәк-кан юллары, остеопороз чирләрен киметә.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев