Әлеге кайнатма сөлгеләрнең төсен сизелерлек яктырта, йомшарта һәм майлы тапларны бетерә
Ингредиентлар (5 литр суга):
• Су – 5 л
• Кальцинирланган сода - 3 аш кашыгы
• Фейри яки савыт-саба өчен башка сыеклык – 2 аш кашыгы
• Үсемлек мае - 2 аш кашыгы
Ничек эшләргә:
1. Зур кәстрүлгә 5 л су саласың.
2. Сода, юучы сыеклык һәм май өстисең. Яхшылап болгатасың.
3. Сөлгеләрне шунда саласың .
4. Плитәгә куясың, кайнаганчы тотасың.
5. Уртача утта 10 минут кайнатасың (вакыт-вакыт болгатып тор, сөлгеләр тигез пешсен).
6. Уттан алып, сөлгеләрне тулысынча суынганчы кайнатмада калдырасың.
7. Аннары чиста су белән чайкыйсың яки машинада кыска режимда юасың
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев