erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Район үзәк хастаханәсе табиб-эндокринологы: «Яшеннән зыян күрүчене кичекмәстән хастаханәгә алып килергә»

Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсе табиб-эндокринологы Индира Урманова.

 – Индира Зөфәровна, районда, гомумән, республикада яшен сугудан зыян күргән кешеләр турында ишетеп торабыз. Сез, табиб буларак, нинди киңәшләр бирәсез?
 – Яшен эләккән кешеләрнең барысы да мәрхүм булмый. Иң җиңел очракларда кешенең хәрәкәтләре бозыла, күз аллары караңгылана, колагы томалана, башы авырта башлый. Авыр очракларда кеше  аңын җуя, йөрәк эшчәнлеге бозыла, кул-аяклары сизми башлый, хәтта паралич, көзән җыерулар булырга мөмкин. Яшен сугудан янгын чыккан очракта өйдәге яки бинадагы кешенең тәне пешүе ихтимал. Тәндә Лихтенберг сурәтләре калу күренешләре бар. Лихтенберг сурәтләре ул кызыл һәм алсу төстәге сызыклар. Шулай ук сөяк сынулар, кан китүләр, баш мие селкенүләр күзәтелергә мөмкин. 
– Яшен суккан очракта нинди беренче ярдәм күрсәтелергә тиеш?
– Әгәр дә дөрес ярдәм күрсәтелсә, зыян күрүченең исән калуына өмет зур. Электр җиһазларыннан зыян күрү белән чагыштырганда яшен суккан очракта зыян күрүче даими рәвештә электр тогы астында булмый, шуңа күрә аны электрдан саклау чараларын эзләргә кирәкми. Иң элек ашыгыч ярдәм бригадасын чакырырга кирәк. Зыян күрүчене уңайлы урынга яткырырга һәм өстенә ябарга. Әгәр дә пешкән урыннары булса, ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче киемнәрен салдырмаска кирәк. 
– Кеше аңында булмаса?
– Ул вакытта сулышы бармы-юкмы икәнлеген тикшерергә. Йокы артериясен тотып карап, пульсын карарга. Сулышы һәм пульсы булмаса, яшәп китәренә ышаныч туганчы йөрәгенә массаж ясарга һәм ясалма сулыш бирергә.
– Әгәр дә пульсы һәм сулышы нормада булып та, аңында булмаса? 
– Андый хәлдәге кешенең борынына нашатырьлы салфетканы якын китерәсең. Шуны истә тотарга кирәк: яшеннән зыян күрүчене кичекмәстән хастаханәгә алып килергә. Кызганыч, яшеннән зыян күрүчеләр арасында куркып калган һәм җиңел генә зыян күрүчеләр бик аз. Еш кына андый вакытта организмга каты зыян килә һәм аның зыяны озак вакытка сузыла.  Гадәттә исән калганнарның йокысы бозыла, күңел төшенкелегенә бирелүчәнгә әйләнәләр, хәтер югала һәм акыл да йомшый. Күз күреме һәм ишетү сәләте түбәнәя. Бозылган тән сиземләүне генә югалтып калмый, сыгылмалылыгын, тыгызлыгын да югалта, артык корыга әйләнә, нәтиҗәдә тән тиресе ярылучан була. Тән корудан интекмәс өчен озак вакытлар чын майлар белән эшләнгән йомшарткыч һәм аллергиягә каршы мазьлар сөртергә кирәк. Яшеннән зыян күрмәс өчен саклану чараларын, кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев