erid:2VtzquqpS7d
Руколаны күбрәк ашагыз
Файдалы киңәшләр

Руколаны күбрәк ашагыз

Рукола теләсә нинди яшел үлән кебек үк, түбән калорияле.

Ул нормаль ашкайнату һәм фигураны саклау, шулай ук файдалы матдәләрне үзләштерү өчен клетчатка белән файдалы. Шулай ук, барлык үләннәр кебек үк, руккола - антиоксидант, димәк, йөрәкне саклый, кан тамырларын чистарта, картаю процессларын акрынайта һәм когнитив функцияләрне яхшырта.

Рукколада витаминнар һәм микроэлементлар күп. Мәсәлән, кальций 100 граммында - 160 мг. Чагыштыру өчен: 100 мл сөтнең майлылыгы 2,5 процент булса анда нибары 120 мг. Кальцийдән тыш, 100 грамм рукколада К витамины тәүлек әйләнәсенә җитәрлек күләмдә бар.
Бу ике матдә бергә остеопороздан саклый, сөяк тукымасын ныгыта.

 https://bavly-tat.ru/news/kish/rukkolany-kubrak-asagyz

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев