erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Сәяхәт барып чыкмаса, алдан язылып куйган бүлмә өчен акчаны ничек кайтарырга?

Кулланучылар хокукы

Сәяхәткә җыенганда кунакханәдә бүлмәгә алдан заказ бирү – гадәти күренеш. Әмма төрле сәбәпләр аркасында сәяхәт өзелсә, түләнгән акчаны кире кайтару мәсьәләсе туа. Закон бу очракта кулланучыны яклыймы?

 Бу сорау белән без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Ләйсән Илсуровна, кунакханә белән клиент арасындагы мөнәсәбәтләр нинди документлар белән көйләнә?

– Кунакханә хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе Гражданлык кодексы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән 2300-1 номерлы закон, шулай ук 2020 елның 18 ноябрендә расланган 1853 номерлы “Россия Федерациясендә кунакханә хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре” белән көйләнә.

– Алдан бүлмәгә заказ биргән очракта клиент аннан баш тарта аламы?

– Әйе, кулланучы кунакханә хезмәтләрен күрсәтү турында төзелгән килешүдән теләсә кайсы вакытта баш тарта ала. Әмма бу очракта ул башкаручыга бары тик фактик рәвештә тотылган чыгымнарны гына түләргә тиеш. Бу норма Гражданлык кодексының 782нче маддәсендә, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 32нче маддәсендә һәм 1853нче номерлы кагыйдәләренең 30 пунктында билгеләнгән.

– “Фактик чыгымнар” дигәндә нәрсә күздә тотыла?

– Фактик чыгымнар – кунакханә тарафыннан чынлап та тотылган, документлар белән расланган чыгымнар. Алар килешүнең нинди этапта өзелүенә һәм түләү шартларына бәйле. Гадәттә, бүлмәдән вакытында баш тарткан очракта кунакханә реаль чыгымнар күрми. Югалтылган файда фактик зыян булып саналмый.

– Акчаны кире кайтару өчен сәбәпләр мөһимме?

– Кайбер очракларда клиент сәбәпләренең нигезле булуын дәлилли ала. Моңа авыру, якын туганының вафаты, яшәү шартларының килешүгә туры килмәве кебек хәлләр керә. Бу фактлар документаль рәвештә расланырга тиеш.

– Кунакханә бүлмәне алудан баш тарту тәртибе турында алдан хәбәр итәргә тиешме?

– Әйе. Килешү төзелгәнче, башкаручы кулланучыга хезмәтләр турында тулы мәгълүмат бирергә бурычлы.

– Акчаны кайтару өчен нишләргә?

– Кунакханә администрация-сенә язма гариза тапшырырга кирәк. Анда заказ бирүченең мәгълүматлары, планлаштырылган керү көне, килешүдән баш тарту сәбәпләре һәм акчаны кире кайтару таләбе күрсәтелә. Нигезләр булган очракта, башкаручы гаризаны карап, акчаны кире кайтарырга тиеш.

– Әгәр кунакханә акчаны ирекле рәвештә кайтармаса?

– Бу очракта кулланучы судка мөрәҗәгать итә ала. Закон нигезендә, дәгъва гаризасы кулланучының яшәү урыны буенча, вакытлыча тору урыны буенча, җавап бирүченең урнашкан җире буенча, шулай ук килешү төзелгән яки үтәлгән урын буенча бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев