erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Сак булыгыз

Әгәр җәмәгать транспортында, йортыгыз подъездында онытылган яки хуҗасыз әйбер тапсагыз, аның кемнеке икәнен ачыкларга тырышыгыз.

Хуҗасы ачыкланмаса, машина йөртүчегә (машинистка) яки полициягә хәбәр итегез. 

Шулай ук учреждениедә билгесез әйбер күрсәгез, кичекмәстән администрациягә яки сакчыларга әйтегез. Санап үтелгән очракларда табылган әйбергә тимәгез, күчермәгез, ачмагыз. Әйберне табу вакытын теркәгез, кешеләр табылдыктан мөмкин кадәр ераграк китсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышыгыз, оператив-тикшерү төркеме килгәнне көтегез (үзегезнең мөһим шаһит булуыгызны истә тотыгыз). Әйбернең тышкы күренеше аның чын билгеләнешен яшерергә мөмкин. Шартлаткыч җайланмалар өчен камуфляж сыйфатында иң гади көнкүреш әйберләре: сумкалар, пакетлар, тартмалар, уенчыклар һ. б. кулланыла.

Әти-әниләр, сез балаларыгызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы. Балаларга урамда яки подъездда табылган теләсә нинди әйбер куркыныч тудырырга мөмкинлеген аңлатыгыз. Шикле әйберләр белән мөстәкыйль рәвештә бернинди гамәлләр кылмагыз, бу аларның шартлавына, күпсанлы корбаннар һәм җимерелүләр китерергә мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев