Сәламәт малның ите дә, сөте дә күп була
Район ветеринария берләшмәсе белгечләре ветеринария чараларын үзвакытында үткәрергә кирәклеген искәртә
Тоякларны кисү һәм чистарту сыерыгызның сәламәтлеге нигезе. Бу ни өчен кирәк? Табигый шартларда мөгезле эре терлекнең тояклары хәрәкәт иткәндә шомара. Ә абзарда тотканда тояк үсә, бозыла, ярыклар барлыкка килә, терлек аксый, начар ашый, продуктлылыгы кими.
Тоякларны даими рәвештә кисеп, чистартып торганда алар дөрес хәлгә килә, авыру туктала, малның хәле яхшыра.
Сыер сөтне бозаулаганнан соң бозавы өчен бирүен онытмыйк! Сыер буаз түгел икән, сөтне дә юньләп бирмәячәк. Ясалма орлык-ландыру – бозау туачагына гарантия.
Үзвакытында һәм дөрес итеп ясалма орлык-ландыру – сөт терлекчелегенең нигезе! Буазлыкны УЗИ аша тикшереп орлыкландырганнан соң 28-35 көн үткәч төгәл белеп була. Әгәр сыер алынмаса, кабат орлыкландыру мөмкинлеге туа.
Буаз сыерга бозау сәламәт тусын өчен аерым тәрбия кирәк.
Буазлыкны үзвакытында ачыклау җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлеге бирә.
Ветеринария белгечләре кабат кисәтә: тиешле ветеринария документлары
булмаган терлекләрне сатып алмагыз!
Әгәр хайваннарда үзгәрешләр барлыкка килсә, ниндидер шик туса тиз арада ветеринария белгечләренә хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев