erid:2VtzquqpS7d
Сәхәрдән соң һәм авыз ачкач укыла торган догалар
Файдалы киңәшләр

Сәхәрдән соң һәм авыз ачкач укыла торган догалар

Быел 28 февральдә, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Рамазан уразасы 1 мартта (шимбә) тотыла башлый.

Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына

Гарәпчә ният кылу: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”.
Татарча: “Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”.

Авыз ачканнан соң

Гарәпчә: «Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү»
Татарча: «Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гонаhларымны гафу кыл»


Нет комментариев