erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сөяк сынганда, корт чакканда, пешкәндә һәм суга батканда ничек беренче ярдәм күрсәтергә?

Бәла аяк астында, дибез. Кызганыч, җәйге чорда бу сүзләрнең хаклыгына аеруча еш инанырга туры килә. Рәсми саннарга күз салсак, ел дәвамында күзәтелгән барлык имгәнү-җәрәхәтләнүләрнең төп өлеше нәкъ менә шушы чорда теркәлә. Шуңа күрә бүгенге сәхифәбездә җәй көне бәлагә тарыган кешегә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен искә төшерергә булдык.

Сөяк сыну

Иң элек сынган урынга кул астындагы таяк, такта яки эре ботаклар ярдәмендә шин салыгыз. Җәрәхәтләнгән очлык мөмкин кадәр азрак хәрәкәтләнерлек булсын. Аннары сынган кул-аякны, яулык, шарф, каеш ярдәмендә, шин ике күрше буынны эләктерерлек итеп бәйләгез. Әйтик, балтыр сөякләре сынса, шинны тез һәм балтыр-табан буыннары эләгерлек итеп салырга кирәк. Болай эшләгәндә алар хәрәкәтсез булачак, сөяк сыныклары, урыннарыннан күчеп, тирә-яктагы тукымаларны җәрәхәтли алмаячак. Ботка шин салганда, аеруча игътибарлы булырга кирәк. Әгәр якын-тирәдә шинга аз гына булса да охшаган бернәрсә дә юк икән, җәрәхәтләнгән аякны бинт ярдәмендә сәламәт аякка бәйләп куегыз. Иңбаш сөяге сынган вакытта кулны гәүдәгә бәйләп кую киңәш ителә. Шуннан соң гына зыян күрүчене, машинага утыртып, хастаханәгә озатырга мөмкин.

Бәрелү

Башта бәрелгән урынга кысып торучы бәйләвеч салып, аны боз, салкын компресс, юеш тастымал, салкын металл әйбер ярдәмендә суытырга кирәк. Алга таба бәрелгән аяк-кулны өчпочмаклы яулыкка асып куеп, буынны 8ле кебек бәйләвеч, шин ярдәмендә хәрәкәтсезләндерергә. Күгәргән урын тизрәк төзәлсен өчен, тирегә 0,25–0,5 процентлы йод эремәсе белән «челтәр» ясарга мөмкин. Моның өчен 5 процентлы йод эремәсен спирт яки аракы белән сыеклатырга кирәк. Баш, күкрәк һәм корсак бәрелгәндә, яшерен җәрәхәтләр барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта кичекмәстән табибка күренергә кирәк.  Бәрелгән урын күгәреп чыкканда, үзгәрешләрне күзәтеп тору хәерле. Әгәр ул урын тора-бара төсен кызылдан – аксыл шәмәхәгә, чия кызыл һәм зәңгәрдән саргылт яшелгә үзгәртә икән, димәк барысы да тәртиптә. Әгәр ул тагын да ныграк кызарып, шешенү һәм сызлау көчәйсә, бәрелгән урынның үлекли башлавы ихтимал. Кичекмәстән табибка  мөрәҗәгать итегез.

Пешү

Пешкән урынга иң элек салкын әйбер куярга кирәк Аны краннан аккан салкын су астында тотсаң да була. Суык җылылыкның көчен киметә, пешкән урынга җәелергә ирек бирми. Пешкән урынга махсус мазь сөртү дә файдага гына булачак. Каш ясыйм дип күз чыкмасын өчен, пешкән урынга халык медицинасында тәкъдим ителгән төнәтмәләрне сөртергә, төрле үлән яфраклары куеп торырга ярамый. Юкса пешкән ярага инфекция эләгүе бар. Яралы урынга майлар сөртү дә тыела. Җәрәхәт җитди булганда, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез.

Кул, бармак киселү

Киселгән урын артык тирән булмаса, иң элек аны салкынча су белән юып алырга кирәк. Алга таба яраның кырыйларын (яраның үзен түгел!) хлоргексидин, водород перекисе, йод яки яшел су (зеленка) белән эшкәртегез. Аннары яра өстенә пластырь ябыштыру яхшы.

Суга бату

Суга батканда, кеше, куркудан, кул астында булган теләсә кайсы әйбергә тотынырга тырыша. Андый чакта кул астына коткаручы эләксә, икегезнең дә гомеренә куркыныч яный дигән сүз. Шуңа күрә суга батучы янына арттан йөзеп килеп, аны чәченнән яки култык астыннан эләктереп алырга кирәк. Алга таба аның йөзен өскә каратып, яр кырыена алып чыгу зарур. Суга батучының сулышы сизелмәсә, тиз арада аркасына яткырып, йөрәгенә массаж ясагыз. Үз аңында булган очракта, юеш киемнәрен салдырып, коры киемнәр киертергә, җылы чәй эчерергә кирәк.

Кояш сугу

Хәле начарланган кешене иң элек тизрәк күләгәгә яки салкынчарак урынга алып чыгыгыз. Башын югарырак күтәртеп яткырыгыз. Кысып торган киемнәрен салдырырга яки чишеп җибәрергә кирәк. Авыруның өстенә салкын су сибегез, юеш җәймә белән төреп куегыз. Маңгай турысына салкын суда чылатылган чүпрәк куегыз. Аңында булса, авыруга күп итеп су эчертегез. Күңеле болгана башласа, аны яны белән яткырыгыз. Бармакка бинт урап, авыз куышлыгын чистартыгыз. Косык массалары үпкәгә эләгергә тиеш түгел. Кеше аңын югалткан очракта, нашатырь спиртына манылган мамык иснәтеп, аңына китерергә кирәк.

Кешенең сулышы тоемланмаса, йөрәк тибеше сизелмәсә, йөрәккә массаж ясарга һәм ясалма сулыш алдырырга кирәк. Авыруга үзегез генә ярдәм итә алуыгызга шикләнсәгез, кичекмәстән табиб чакырыгыз. Кечкенә балага эссе сукса; зыян күрүченең тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелсә; кеше берничә минут дәвамында аңсыз ятса, авыр суласа; борыныннан кан китеп, 5 минут эчендә туктамаса, иң беренче чиратта табиб чакырырга кирәк.

Бал корты чагу

Корт чакканда иң беренче эш итеп энәсен чыгарып, яра урынын эшкәртергә кирәк. Корт агуына аллергиясе булган кешене иң элек чалкан яткырып, бүлмәне җилләтергә, буылса, ясалма сулыш алдырырга кирәк. Кортның энәсен пинцет ярдәмендә алырга, шул урынга боз куеп торырга яки спирт катнашмасы белән эшкәртергә, антигистамин дару эчәргә, преднизолон мазен сыларга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/111898/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев