erid:2VtzquqpS7d
Табиб кыяр ашауның файдасы турында сөйләде
Файдалы киңәшләр

Табиб кыяр ашауның файдасы турында сөйләде

Кыярдагы клетчатка кандагы холестерин дәрәҗәсен көйләргә ярдәм итә һәм матдәләр алмашын яхшырта.

Бу хакта РИА Новостига Красногорск хастаханәсе табиб-терапевты Сабина Шәфикова сөйләгән.

«Бу яшелчәдә бераз клетчатка бар, ул кандагы холестерин дәрәҗәсен көйләргә ярдәм итә һәм матдәләр алмашын яхшырта, шулай ук кан тамырлары торышына да уңай тәэсир итә», – диде Шәфикова.

Табиб сөйләгәнчә, кыяр 95 процент судан тора, шулай ук бу яшелчәдә клетчатка, бераз С, К витаминнары, магний һәм калий кебек микроэлементлар бар. Калий ярдәмендә кыяр кешенең йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәтлеген саклый. Әмма бу яшелчәне артык күп ашау метеоризмга китерергә мөмкин, дип кисәтте табиб.

Чыганак: Интертат

Фото: ясалма фәһем

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев