erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Татар блогеры Фәгыйлә Шакировадан җиңелчә пешерелә торган «Кош теле» рецепты – видео

Татар блогеры, журналист Фәгыйлә Шакирова ураза вакытында ифтарларга җиңелчә генә әзерләнә торган «Кош теле» рецептын тәкъдим итә.

«Кош теле»н пешерү өчен кирәк була: ¼ бал кашыгы тоз, 1 йомырка, он, көнбагыш мае.

  1. Эш барышы: йомырканы сытып салабыз, тоз, он өстибез һәм камыр формасына кадәр җиткерәбез. Йомшак камырны куна тактасында басабыз, соңрак юка итеп җәябез.
  2. Камырны җәйгәннән соң, ромб формасында пычак белән кисеп чыгабыз.
  3. Газ плитәсенә кәстрүл куябыз һәм күп итеп көнбагыш маен салабыз. Көнбагыш мае кайнап чыгарга тиеш.
  4. Кайнап чыкканнан соң, камыр кисәкләрен кәстрүлгә салабыз, бераз торганнан соң әйләндерәбез. Пешкән төс чыгуга кош телен кәстрүлдән алабыз. Калган камыр кисәкләрен дә шул рәвешле майга салабыз һәм аерым тәлинкәгә сала барабыз.

Реклама
erid:2VtzqxJXfYE erid:2VtzqwHGWdx

Чыганак https://intertat.tatar/news/tatar-blogery-fagyila-sakirovadan-inelca-peserela-torgan-kos-tele-recepty-video-5852410

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев