erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тупыл мамыгыннан ничек сакланырга?

Тупыл мамык койган чак… Күпләр бу чорда аллергиядән интегә. Күзләр кызара, йөткертә, төчкертә башлый… Тупыл мамыгыннан ничек сакланырга?

1. Тупыл мамык койган чорда гүзәл затларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу көннәрдә йөзгә тональ крем cөртүдән тыелып тору хәерле. Болай эшләгәндә тупыл мамыгы биткә ябышмаячак.

2. Кояш күзлеге күзләрне кояш нурларыннан гына түгел, тупыл мамыгыннан да саклый.

3. Тупыл мамык койган чорда күзләргә линза кимәсәң яхшырак. Ник дигәндә, линза астына мамык эләксә, аны тиз генә чыгарам димә. Куллар аша күзгә пычрак та эләгергә мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

4. Урамнан кергәч, бит, борын, күзләрне яхшылап юарга онытмагыз.

5. Көндезге сәгать 11дән кичке сәгать алтыга кадәр тупыл мамыгы аеруча нык оча. Көн җылына барган саен өскәрәк күтәрелә бара ул. Шуңа күрә аллергиядән интеккән кешеләргә бу сәгатьләрдә урамда йөрмәү хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев