erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Үлән яндырмагыз: штрафы зур

Көз килү белән үлән бик нык кибә һәм янгын куркынычы тудыра, шуңа күрә ут белән саксыз эш итү җитди янгыннарга китерергә мөмкин.

Гражданнарны участокларда, контейнерларда һәм ачык территориядә чүп-чар яндырган өчен җаваплылык турында кисәтәбез. Шулай ук участокларда һәм кырларда коры үлән яндыру, тиешле булмаган урыннарда тәмәке тарту һәм сүндерелмәгән тәмәке ташлап калдыру тыела. Балаларның ут белән уйнавына юл куймаска. Әгәр каядыр коры үлән, чүп-чар яки учак януын күрсәгез һәм үз көчегез белән янгынны жиңә алмасагыз, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Участокларны чистартудан барлыкка килгән чүп-чар яндырылырга түгел, ә чүплеккә чыгарылырга тиеш. 
Аеруча зур игътибарны урман массивлары янәшәсендә урнашкан, шулай ук дача хуҗалыкларына бирелә торган торак пунктларга юнәлтүегезне сорыйбыз. Бакчачылыкта, яшелчәчелектә һәм дача берләшмәләре рәисләренә, урман кишәрлекләрендә эшләүче гражданнарга янгынга каршы чараларга аерым игътибар итүләре кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен дисциплинар, административ, шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган.

Р.Гыйльмуллин,
Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев