Умыртка баганасы иминлеге турында
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең табиб-травматологы Айрат Закиров
Айрат Шакирович, күпләрне кызыксындырган мәсьәлә – умыртка баганасы иминлеге турында сөйләшик әле.
– Умыртка баганасы гәүдәнең, тормышның терәге. Мин табиб-травматолог буларак, көн саен ничек итеп умыртка баганасын “азаплаганны”ң нәтиҗәләрен күрәм. Арканың авыртканы шулкадәр гадәти бер күренешкә әйләнеп китте, күпләр моны “норма”га саный. Әмма организм өчен бу һәлакәт, бәхетсезлек сигналы.
- Арканы, умыртка баганасын сәламәт саклауның кагыйдәләрен әйтеп үтсәгез иде.
– Сәламәт арканың биш төп кагыйдәсе бар. Беренчесе – аяк киеме һәм аяк киеменең үкчәсе дөрес булу кирәк. Күпләр тәбәнәк үкчәле аяк киеменә өстенлек бирә. Тигез аслы аяк киеме (кеда, балеткалар һ.б.) безнең умыртка баганасын, билгә көч китереп, җайсыз хәлдә тота. Ә менә 2-4 сантиметр биеклектәге үкчәле аяк киеме йөргән вакытта оча сөяген (таз) дөрес хәлдә тота.
- Гадәттә кайбер хатын-кызлар биек үкчәле аяк киеме кияргә ярата.
– 6-7 см.дан биегрәк шпилькалы туфли, босоножкиларны көн дә кияргә ярамый! Бу оча сөягенә (таз) зыян китерә һәм умыртка баганасының дискларын туздыра. Шуны истә тотыгыз: 5 см.дан биегрәк аяк киеме – бу бәйрәмнәр варианты, әмма көн дә кию өчен түгел.
- Умыртка баганасын дөрес саклауның беренче кагыйдәсен белдек. Ә икенчесе?
– Икенче төп кагыйдә – гимнастика, күнегүләр. Күнегүләрне дөрес итеп, кирәклесен ясарга кирәк. Кайберәүләр умыртка баганасы өчен файдалы дип, аркага ятып, аякларны баш артына кадәр җиткереп, пресс ясарга ярата. Шуны белегез, бу күнегү – билнең дошманы. Ул умыртка баганасындагы дискларга көч китерә.
- Ә умыртка баганасы нәрсә ярата?
– Умыртка баганасы суда йөзүне, турникта тартылуны ярата. “Песи-эт” булып күнегүләр ясау да файдалы.
- Бу махсус күнегү-ләрне ясар алдыннан гәүдәне әзерләргә кирәкме?
– Төп кагыйдә: умыртка баганасына күнегүләр ясар алдыннан 10 минутлап хәрәкәтләнеп алырга кирәк. Кинәт омтылышлар булырга тиеш түгел.
- Безнең халык эшләргә ярата. Бигрәк тә бакчада. Киңәшләрегез.
– Умыртка баганасы сәламәтлеге өчен әһәмиятле кагыйдәнең өченчесе – физик хезмәт белән сак булу. Язгы-җәйге чор – остеохондрозның кискенләшкән вакыты. Әгәр дә 15 кг.нан авыррак капчык күтәрергә кирәк икән, туры арка белән бөкерәймәгез! Иң башта аякларны бөкләп чүгәләгез һәм капчыкны алып, бил белән түгел, аякларыгызны турайтып күтәрелегез.
- Чүп утаганда, бәрәңге төбе өйгәндә, түтәл араларын йомшартканда китмән белән ничек эшләргә?
– Аякларны җилкә тигезлегендә куеп, китмәнне үзеңә якын китереп, артык бөкерәймичә эшләргә тырышырга кирәк.
- Ә бакчада эшләгәндә умыртка баганасы өчен төп дошман нәрсә?
– Иң төп дошман: аяк-ларны бөкләгән килеш бөкрәеп, 15 минуттан артык эшләү.
- Безнең халык шундый, бер тотынса эшне бетермичә туктамый.
– 1 сәгать эшләгән саен ял итеп алырга кирәк. 2-3 минутка булса да аркага ятып торырга. Бу исә дискларга сыеклык китереп, аларны “майлап” җибәрә.

- Без бүген дөрес туклану, умыртка баганасына файдалы ризыклар турында да сөйләшми кала алмыйбыз.
– Әлбәттә. Умыртка баганасы сәламәт булсын өчен дүртенче кагыйдә – дөрес туклану. Умыртка баганасы ул сөяктән, кимерчәктән һәм сеңердән тора. Аларга кальций һәм коллаген кирәк.
- Димәк, рационда нинди рызыклар булырга тиеш?
– Рационга һичшиксез эремчек, каты сыр, кунжут, яшел үләннәр (укроп, петрушка һ.б.) өстәлергә тиеш. Болар барысы да сөякне кальций белән тәэмин итә. Терлек, кош-корт, балык сөягеннән, итеннән әзерләнгән дерелдәвектә дисклар сыгылмалылыгы өчен табигый хондроитин бар.
- Ә нинди ризык ярамый?
– Артык тоз куллану зыянлы. Тоз организмдагы кальцийны юа һәм суны тоткарлый, шешенү барлыкка китерә. Ашаганда ризыкка тоз сипмәгез.
- Йокы һәм ял итү турында да киңәшләрегез.
– Бервакытта да артык йомшак матраста йокламагыз. Йомшакта сезнең умыртка баганагыз кәкрәеп киләчәк. Иң яхшысы – ортопедик уртача катылыктагы матрас. Ә мендәр башны гына түгел, муенны да дөрес хәлдә тотарга тиеш. Җыеп әйткәндә, безнең умыртка баганасы тимер түгел, әмма ул дөрес яшәү рәвеше алып барсаң, сиңа рәхмәтле булачак. Һәм сез хастаханә юлын таптамаячаксыз. Үзегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев