erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Холестеринны киметү өчен махсус туклану диетасын тотарга кирәк

Инсультка китерә торган төп сәбәпләрнең берсе – югары кан басымы һәм организмда холестеринның күп булуы.

Холестеринны киметү өчен махсус туклану диетасы билгеләнгән. Аның максаты – липид алмашын яхшырту һәм авырлыкны киметү. Мондый туклануның төп принцибы – терлек маен, ит, сөт продуктларын, углеводларны киметү. Шулардан чыгып, туклану режимы төзегез.

  • Ипине көнгә 200 граммнан арттырмагыз.
  • Тозны, кулланыла торган сыеклыкны 1,2 литрга кадәр киметергә туры киләчәк.
  • Ризыкны тозсыз пешереп, аны өстәлгә куйгач кына тоз сибәргә гадәтләнегез.
  • Яшелчәне чи килеш ашарга яки томалап пешерергә тырышыгыз.
  • Канда холестерин югары булганда, балык, тавык һәм күркә ите файдалы икәнен истә тотыгыз.
  • Белеп торыгыз: шәмәхә һәм кызыл төстәге җимеш, яшелчәләрдәге полифеноллар – яхшы холестерин чыганагы. Кара җиләк (черника), бакча җиләге, кура җиләге, мүк җиләге, кара миләш, анар (гранат), нарат җиләге (брусника), шәмәхә һәм кызыл виноград, слива, баклажан әнә шул төркемгә карый.
  • Яшел яфраклы салатлар һәм яшелчәләр шулай ук файдалы: кәбестә, салат, шпинат, кузгалак, петрушка, укроп, кыяклы суганны рәхәтләнеп кулланыгыз.
  • Рационга кузаклылар кертү дә файдалы: алардагы клетчатка эчәклекләрдәге зарарлы холестеринны чыгара, аксым составы белән итне дә алыштыра ала.
  • Шоколад, конфет, вафли ише татлы ризыклардан, шикәрдән тыелып торырга туры киләчәк.
  • Майлы симез ит тә рационда булмаска тиеш. Колбаса, сосискадан баш тартыгыз.
  • Вегетариан ашларга күчегез. Бәрәңгене мөмкин кадәр азрак кулланыгыз.
  • Майсыз диңгез балыклары (хек, пикша, путассу, минтай, сайда) холестеринны киметүгә булыша.
  • Яшел чәй, куе булмаган шикәрсез кофе, яшелчә, җимеш соклары эчегез.

Чыганак: Сөембикә

Фото: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев