erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Туган тел көне белән котлады

Туган тел — милләтнең мәдәни коды, ул безгә яшәргә, эшләргә, иҗат итәргә, киләчәк буыннарга бай рухи хәзинәләребезне бөртекләп тапшырырга мөмкинлек бирә, диелә котлауда.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән Туган тел көне уңаеннан тәбрик итәм!

Татар халкының бөек улы — милли шигъриятебез кояшы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бу бәйрәм Татарстанда һәм милләттәшләребез яшәгән барлык җирләрдә гаять тантаналы итеп, зур күтәренкелек, ата-бабаларыбызның борынгы мәдәниятенә һәм данлыклы традицияләренә ихлас хөрмәт белән билгеләп үтелә.

«Әткәм-әнкәмнең теле» — туган тел — һәр күзәнәккә ана сөте белән сеңгән, безне берләштерә, бер гаилә, бер халык итә торган рухи байлык. Төрле инеш-чишмәләр койган мул сулы елгадай туган тел дә, гасырдан-гасырга тамчылап җыелган зирәклек, акыл, иҗат дәрьясы  һәм замана моңнарын бергә кушып, көчәя, киңәя бара, аның аша көннән-көн фикеребез ачыла, белемебез арта, яшәешебез мәгънә төсмерләренә байый.  Мәшһүр Тукай туган телне үзенә иҗат канатлары куйган якты көчкә тиңли:   «Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?! Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны; Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз: Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый».

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шактый катлаулы хәзерге чорда, эпидемиягә каршы чикләүләр һәм мәкерле вирусны җиңү өчен барган көрәш шартларында без Тукайның халык рухы белән сугарылган сүзләрен үзебезгә үрнәк итеп алабыз: «… Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат! Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сөбат!».

Туган тел — милләтнең мәдәни коды, ул безгә яшәргә, эшләргә, иҗат итәргә, киләчәк буыннарга бай рухи хәзинәләребезне бөртекләп  тапшырырга мөмкинлек бирә. Аны саклау һәм үстерү  һәрчак уртак бурычыбыз булды һәм шулай булачак та. Дәүләт органнары, иҗат берлекләре, дини оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр бүген шушы юнәлештә бергәләп тырышлык куя.   

Туган тел бәйрәме күпмилләтле Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләренә һәм мәдәниятләренә ярдәм күрсәтү, аларны пропагандалау бурычларын уңышлы хәл итүгә тагын да ныграк этәргеч бирер дип ышанам.  Игелекле, җаваплы бу хезмәтне башкаручыларның һәрберсенә, иң беренче нәүбәттә укытучыларга, фән, мәдәният, сәнгать әһелләренә, җәмәгатьчелек вәкилләренә һәм җиң сызганып эшкә керешкән һәрбер гамьле кешегә чын йөрәктән ихтирамымны, рәхмәтемне белдерәм.  

Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә тынычлык, иминлек һәм бәхет телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X