erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мари дәүдәт филармониясе һәм дәүләт хор капелласы артистлары "Җиңү көне" җырын туган телләрендә башкарды

Идел буе федераль округында 9 Майга багышланган флешмоб бара

 Мари Иле Республикасы киң масштаблы "Безнең Җиңү көне" акциясенә кушылды.

"Җиңү көне" җырын туган телләрендә Яков Эшпай исемендәге дәүләт филармониясе һәм А.И .Искандаров исемендәге Мари дәүләт хор капелласы артистлары башкарды.

Ролик үзизоляция игълан ителгәнче үк язылган иде. Фон итеп артистлар республика башкаласының Мәдәният һәм ял паркын сайлаганнар.

"Мари телендә "Җиңү көне" җырын башкарырга тәкъдим иткәч, ни өчен без аны туган телдә башкарырга тиеш дигән сорау тумады, безнең өчен бу зур дәрәҗә" , - диде капелла җырчысы Светлана Яндукова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рус һәм мари телләрендә яңгыраган атаклы җыр видеоязмасын җирле телеканалларда күрсәтеләчәк, җыр радиоэфирга да чыгачак. Моннан тыш аны  #ФлешмобНашДеньПобеды ##ПесниПобедыПФО #НашДеньПобеды хештегы белән социаль челтәрләрдә дә күреп була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X