Татарстан театрлары көзге спектакльләргә билетлар сата башладылар, ләкин заллар яртылаш кына тулачак.
Мәдәният министры Ирада Әюпова театрлар көз көне ачылмаса ,тамашачыларга акчаларын кире кайтарачаклар дип белдерде. Ул бу турыда Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.
Билет сатудан кергән акчалар артистларга хезмәт хакына тотыла,әмма әлегә без аларга тимәскә булдык дип белдерде ул. Министр "Алтын битлек" бәйгесендә җиңгән спектакльләрнең сентябрьдә күрсәтеләчәге хакында да әйтте. Әмма бу эпидемиологик хәлнең торышына бәйле булачак диде ул.
Интервьюның тулы варианты Sntat.ru.сайтында.
Интервьюны "Татарстан-24"каналында шимбә көнне 18,30 , якшәмбе 13,30 сәгатьләрдә карый аласыз.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев