2026 елда Татарстан урман хуҗалыгы өчен 12 берәмлек техника сатып алачак
Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының милек белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Нияз Имамиев хәбәр итте.
2026 елда Татарстанда урман хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен 12 берәмлек махсус техника сатып алу планлаштырыла. Бу эш «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында тормышка ашырылачак. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының милек белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Нияз Имамиев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, сатып алыначак техника составына УАЗ-390945 базасындагы 4 урман патруль комплексы, 4 «Беларусь МУЛ-82.1» универсаль урман машинасы һәм 4 ПКЛ-70 урман сабаны керәчәк. Әлеге максатларга федераль бюджеттан 26,2 млн сум акча каралган.
Кече патруль комплекслары урманнарны күзәтү, янгынга каршы җиһазларны ташу һәм ут чыккан очракта аны сүндерү өчен файдаланылачак. «Беларус» тракторлары исә туфрак әзерләү, урман культураларын карау һәм башка урман хуҗалыгы эшләрен башкаруда мөһим роль уйнаячак.
Министрлык мәгълүматларына караганда, Татарстан территориясенең якынча дүрттән бере урманнардан тора. Ел саен 4,5–5 мең гектар мәйданда урманнарны яңарту эшләре алып барыла, шул ук вакытта үсентеләрнең яшәп калу дәрәҗәсе 85 проценттан югары саклана. Соңгы өч елда контроль чараларын көчәйтү нәтиҗәсендә урман законнарын бозу очраклары 15 процентка, ә законсыз кисүләр 27 процентка кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев