erid:2VtzquqpS7d
Афәрин, Раушания!
Арча яңалыклары

Афәрин, Раушания!

Раушания Зәйнуллина спортны үз итә.

Арчаның 9нчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Раушания Зәйнуллина Тукай марафонында беренче тапкыр катнашты. Ә йөгерү Раушания өчен яңалык түгел. Ул кичләрен чыгып йөри. Иптәше - Арчаның Кәче мәктәбе физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин үзе дә йөгерә. Кичләрен бергә дә чыгып йөриләр. Тукай марафонында Раушания ханым 40+ яшьтәге хатын-кызлар арасында чабып, 1нче урынны алды. Котлыйбыз!  Алга таба да йөреп һәм йөгереп торырга язсын!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев