erid:2VtzquqpS7d
Айванда гаиләләргә багышланган кичә булды
Арча яңалыклары

Айванда гаиләләргә багышланган кичә булды

Кичәне Айван мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Ялаева, авыл китапханәсе мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, җыр һәм бию ансамбльләре үзешчәннәре оештырды.

Очрашу җыр-биюләр, кызыклы чыгышлар белән бик матур булды. Озак еллар бергә яшәгән Дания һәм Габделхәй Хәйретдиновлар, Алсу һәм Мөнир Хәйруллиннар, яшь гаиләләрдән Төбәк Чокырча авылында яшәүче Люция-Ленар Биктимеровлар белән гаилә темасына сөйләшүләр кызыклы һәм эчтәлекле булды. Кичәдә Ленар Биктимеров шигырьләренә язылган җырлар да башкарылды.  Светлана Хаҗиева "Рәхмәтлемен сиңа, әнием" сүзләренә көй язган. Һәм шул җырны җырлап та күрсәтте.Очрашуларга Айван мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән Гөлзилә Миңнуллина килми калмый. Үзенең тормышчан, эчтәлекле чыгышы белән кичәне күтәреп җибәрә.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев