erid:2VtzquqpS7d
Актив өлкәннәр бүләкләнде
Арча яңалыклары

Актив өлкәннәр бүләкләнде

Өлкәннәр һәрчак сафта

Өлкәннәребез актив тормыш рәвеше алып бара, төрле бәйге-фестивальләрдә алдынгы урыннар яулый, районыбызның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнаша. 

Бүген район Мәдәният йортында спорт һәм мәдәни чараларда актив катнашкан алдынгы ветераннар бүләкләнде. Аларны Арча районың ветераннар советы рәисе Рәмзия Хамидуллина һәм  район пенсионерлар берлеге рәисе Руфия Баһаветдинова котлады. 

Өлкәннәр үз бакчаларында үскән чәчәкләрдән бик матур композицияләр ясап алып килгәннәр. Чара ахырында чәчәкләр күргәзмәсе нәтиҗә ясалды. 

Бүләкләү чарасы матур чыгышлар белән үрелеп барды. 

Чыганак: Арча муниципаль районының МАХтагы төркеме.
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев