erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алдагы көнгә ышаныч белән

Шушмабаш авыл җирлеге һәм “Северный” агрофирмасының 2021 елда башкарылган эшләргә хисап җыелышы әйбәт тәэсир калдырды.

Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов әйткәнчә, җирлектә шундый ышанычлы, тотрык-лы хуҗалык булуы үзе бер бәхет инде.

Хуҗалыкның баш зоотехнигы Ирек Сәләхов, баш агроном Ришат Шәрифуллин үз өлкәләрендәге эшкә төпле анализ ясадылар. Узган ел 2020 елга караганда сөт җитештерү 22 процентка арткан. Шекә фермасында ул 33 процентка җиткән. Барлык сөтне югары сортлы итеп сатканнар. Рәшидә Әсәдуллина бер сыердан уртача 7350 килограмм сөт сауган. “Без районда иң беренче булып сенаж салуга керештек, яхшы сыйфат белән сала  алдык. Монда азык әзерләү техникасын яңарту зур роль уйнады”, – диде баш зоотехник.

Терлекчелектә яңа технологияләр кертү сөт җитештерүне арттыруда зур этәргеч булды.

Игенчелек өлкәсендә дә үзгәрешләр күп. Техника, авыл хуҗалыгы машиналары яңарды, сортлар белән эшләүгә игътибар бирәләр, узган ел бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 97 килограммнан артык минераль ашлама кертелгән. Дөрес, һава шартлары уңайсыз килү сәбәпле, көтелгән уңышны ала алмадылар. Әмма елына күрә 22 центнердан артык уңышны начар дип әйтеп булмый.

Соңгы анализлар вакытында 3685 гектарда ачы туфраклы җирләр булуы ачыкланган. Ел саен известь кертү нәтиҗәсендә андый җирләр 1900 гектарга калган. Якындагы елларда аларны известьлау тәмамланачак.

Хуҗалык җитәкчесе Илнар Мөхлисов үзенең чыгышын: “Мин акчаны кайдан ала алдык, кайдан ала алмадык, дигән сорауга җавап табарга тырышачакмын”, – дип башлады. Ул һәр тармактагы мөмкинлекләрне, югалтуларны саннар белән төшендереп бирде.

Участок инспекторы Ленар Хисамиев җирлектә күзәтелә торган хокук тәртибен бозулар, аларны булдырмау өчен күрелә торган чаралар турында сөйләде. Мошенник-лар кармагына эләгүчеләр булып тора. Берәү машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Яңадан алу өчен имтихан бирәсе бар. Бу Интернеттан “ярдәм итүче”не табып ала һәм 50 мең сум акча күчерә. Билгеле инде, акча җилгә оча, “ярдәм итүче”нең эзе югала.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов чыгышыннан күренгәнчә, керем, җир салымнары арттырып үтәлгән. Ә мөлкәт салымы үтәлеп җитмәгән. Җирлеккә кергән 7 авылда 676 хуҗалык бар, 2064 кеше яши. Кешеләр саны 2020 елга караганда 58гә кимегән. 2020 елда 26 бала туган булса, узган ел җидәү генә. Үлүчеләр – 32.

“Северный” агрофирмасында 102 кеше эшли, 350 кеше читкә барып эшләп йөри.

Шәхси хуҗалыкларда 477 сыер асрыйлар, аннан алдагы елга караганда 16 башка арткан. Шунысы кызык,  җиде  авылга  бер ат калган. Аның каравы 62 мотоблок бар. Шәхси хуҗалыклар узган ел 4414 центнер сөтне артыг-рак сатканнар. Сыер асраучыларга узган ел 1715000 сум субсидия бирелгән.

2021 елда халыктан 587500 сум үзара салым акчасы җыйналган. Шуңа республика бюджетыннан 2347200 сум өстәлгән. Әлеге акчаларга җиде авыл урамнарына таш җәелгән.

Район башлыгы Илшат Нуриев Шушмабаш авыл җирлеге һәм “Северный” агрофирмасы  эшчәнлеген уңай бәяләде. Ширкәттә бүген көн саен 23 тоннадан артык сөт савалар.

Районда дәүләт программалары уңышлы эшли, аларның нәтиҗәсен әлеге җирлектә дә күреп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X