erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аның баласы үземнеке кебек тоелды

Нәрсә булып бетәр, вакыт күрсәтер.

Мин 35 яшьлек ир-егет. Әмма гаиләм дә, балам да юк. Башта эш, дидем.

Үз бизнесымны булдырдым, череп баемасам да, җитәрлек акча тупладым.

Бер кыз белән танышып бергә яшәп карадык, анысы. Язылышмыйча, никах белән генә. Ул да шуңа риза булды, мин дә каршы килмәдем. Бер караганда, ярый да икән ул. Шул арада бер-береңне беләсең. Өлгерсәң, әлбәттә. Менә мин булдыра алганча бар назымны бергә яшәгән кешемә биреп, аның эчендә ниләр барын аңлап бетермәгән булып чыктым.

Бервакыт мине өч айга еракка командировкага җибәрделәр. Кайтсам, хатыным үзенең бала көтүе турында хәбәр җиткерде. Бик күңелле вакыйга, сүз дә юк. Әгәр ул бала синеке булса.

Аерылыштык. Ул булачак баласының әтисенә кияүгә чыкты, ә мин икенче шәһәргә күчеп киттем. Кулым эш белә, белемем бар, югалмам әле, дидем. Насыйбы чыкса, өйләнермен дә. Тик бу шәһәрдә калып, өч ел бергә яшәгән хатын белән көн дә диярлек очрашасым килми.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Уйларым акланды. Эшен таптым. Акчаны начар эшләмим. Фатирга кереп торам. Үземнекен алырга акча туплыйм. Бер кыз белән дә таныштым. Шунда ук ошаттым да. Чибәр дә, акыллы да күренә. Сөйләшеп китәргә җай эзләп йөри башладым. Кичке ашка чакырдым. Баштарак каршы килде. Ә кичен ресторанга барыйк, дигәч, аптырап калды. Ярар да, юк та, димәде. Кичен СМС язып җибәрде. “Минем бу язмамны укыгач, син үзең дә минем белән аралашырга теләмәссең. Мин кияүдә булып саналам, тик ирем белән яшәмим. Закон буенча аерылып бетмәгән әле. Аннан мин бала көтәм”, – дигән.

Югалып калдым. Көенергәме, сөенергәме моңа? Әлбәттә, икенчесе. Дөресен сөйләве белән тагын да ныграк үзенә тартты бу кыз. “Син ирең белән кушылырга уйлыйсыңмы?” – дип сорадым. “Юк. Ул турыда сүз дә булырга мөмкин түгел”, – дип җавап бирде. “Ә бала?” – дип язам. “Ул минеке генә”, – дигән. “Шул сүзләрең генә кирәк иде. Синең бу хәбәрең минем очрашырга булган теләгемне үзгәртмәде. Очрашуга кил, теләсәң, барысын да сөйләрсең”, – дип яздым. Бик озак җавап бирмәде. Икенче көнне генә уңай җавап алдым.

Аның баласы үземнеке кебек тоелды миңа. Үзен ошаткач, баласын да кабул итәргә әзер. Нәрсә булып бетәр, вакыт күрсәтер. Әмма мин бүген аны очратуыма һәм тиздән бала булуына бик шат. Тиздән әти булам, дигән сүз бит бу.

Ринат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре