erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Апрельдә башланган җәй

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов быел үсемлекләрнең үсеш чоры 4 апрельдә башланды, ди. Узган ел алар 16 апрельдә “уянган“.

“Яңарыш“ ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков быел чәчүгә ике атна алдан чыктык, дигән иде. “Игенче“ ширкәте 1 мең гектардан артык чәчте инде.
Борынгылар сабан чәчсәң, сазга чәч, дигәннәр. Дым барында чәчеп кал, дигән киңәш инде бу. Апрельдәге эссе көннәр, көчле җил дым запасын күзгә күренеп киметә. Арча метеостанциясе мәгълүматлары да шуны раслый. 9 апрельгә уҗым басуларында 1 метр тирәнлектә 228 мм дым булган. Зәп басуында 260 мм. 20 апрельгә уҗым басуындагы дым 180 мм.га калган. Ун көн эчендә 80 мм дым һавага очкан. Зәп басуындагы дым 36 мм.га кимегән.

Язгы тырмалауны юкка гына дым каплау, дип әйтмәгәннәр. Чөнки тырмалаганнан соң дымның һавага очуы күпкә кими. “Игенче“, “Казанка“, “Заря“, “Курса МТСы“ ширкәтләре пар һәм зәп басуларын күптән тырмалап куйдылар инде.

Мондый эссе һавада корткычлар да иртә уяна, төрле авырулар, чүп үләннәр өчен дә шартлар уңай тора. Сиптергечләргә эш җитәрлек. Аларның әзер булуы мөһим. “Ашытбаш“ ширкәтендә сиптергечләрне беренчеләрдән булып кабул итеп, уҗымнарны кыяктан тукландыруга керештеләр инде. Бу хуҗалыкта соңгы елларда технология өлкәсендә сизелерлек яңалыклар бар. Техника яңара, ашламалар куллануга, үсемлекләрне тәрбияләүгә игътибар артты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев