erid:2VtzquqpS7d
Арча аграр-сәнәгать көллиятендә һәм спорт мәктәбендә «Конструктив диалог» узды
Арча яңалыклары

Арча аграр-сәнәгать көллиятендә һәм спорт мәктәбендә «Конструктив диалог» узды

«Конструктив диалог» чарасы районыбызның аграр-сәнәгать көллиятендә һәм спорт мәктәбендә дәвам итте

21 октябрьдә "Конструктив диалог" комплексы спикерлары Арчаның 5нче гимназиясе укучылары белән очрашты. Спикерлар булып Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең иҗтимагый һәм яшьләр ярдәмчеләре чыгыш ясады.

Әлеге очрашулар аграр-сәнәгать көллиятендә һәм спорт мәктәбендә дәвам итте. Мәйданчыкларда өч юнәлеш буенча берьюлы 3 спикер эшләде, бу Татарстанда яшүсмерләрне һәм яшьләрне җәмәгать иминлеге белән кызыксынган аңлы, җаваплы буынны формалаштыру һәм тәрбияләү өчен кызыксындырачак теманы тирәнтен эшкәртеп, максималь актуаль чаралар үткәрергә мөмкинлек бирде. Команда Арча аграр-сәнәгать көллиятендә булды һәм студентлар һәм педагоглар өчен чараларын үткәрде. Чара яңа форматта узды, анда яңа кейслар һәм яңа лекторияләр кулланылды. 

Яңа форматта узучы чаралар "Арча" спорткомплексы тренер-укытучылары, әти-әниләре өчен дә файдалы булды. 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев