«Созвездие-Йолдызлык-2025» фестиваленең йомгаклау ГАЛА-концертында 1 урынны яулаучы райондашларыбыз бүләкләнде
Эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык 2025» XXV Ачык Республикакүләм телевизион яшьләр фестиваленең вокал- соло номинациясендә жиңүче Арча балалар сәнгать мәктәбенең вокал классы укучысы Аделина Нуретдиновага һәм аның укытучысы Гәрәева Гөлнара Рәсим кызына Татарстан Республикасы Рәисенең дәүләт стипендиясе тапшырылды.
Гөлнара Гәрәева – югары белемле музыкант. 23 ел Арча педагогика көллиятендә, аннары балалар бакчасында эшли. Бүгенге көндә ул Арча балалар сәнгать мәктәбендә вокал укыта, «Русская песня» ансамбле белән җитәкчелек итә. Бик күп бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулаучы укытучы ул.
Алар 30 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык-2025» XXV Республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау ГАЛА-концертында 1 урынны яулаган иде.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев