erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча мәдәният йорты сәхнәсендә алдынгы укытучыларны котладылар

3 октябрь көнне район мәдәният йортында якынлашып килүче Укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды

Районыбыз укытучылары һәм бу өлкәдә хезмәт куйган ветераннар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. 

Тантана ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллинның котлау сүзләре белән башланып китте. Сәхнәгә куелган зур экран аша ул мөгаллимнәргә булган рәхмәтен, хөрмәтен җиткерде. «Укытучы – иң абруйлы һөнәрләрнең берсе», – диде ул.

Бәйрәм сәхнәсендә бу көндә мактауга лаек укытучылар һәм тәрбиячеләр иде. Беренчеләрдән булып котлау сүзләрен район башлыгы Илшат Нуриев яңгыратты. «Тырышлыгыгыз өчен, лаеклы алмаш әзерләгәнегез өчен зур рәхмәт. Елдан-ел җиңүләр арта, безнең район һәркайда макталып тора. Укытучының хезмәте тавык чүпләп бетермәслек. Барын да тәртипләп алып барасыз», – дип, укытучыларга мөрәҗәгать итте ул.

Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова укытучыларга багышлап Резеда Вәлиеваның шигырен башкарды һәм залда утыручыларга ихлас теләкләрен җиткерде.  

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгәзизов сүзен: «Моның кадәр укытучы алдында торгач, үземне такта каршындагы укучы кебек хис итәм», – дип башлады. Биредә яңгыраган мактау сүзләренең ешрак әйтелүен теләде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Лаеклы ялда булучы укытучылар арасыннан Россиянең Мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, 21 ел Арча педагогия көллиятен җитәкләгән хезмәт ветераны Илдус Сәгъдиев чыгыш ясады. Үзенә генә хас шаяру катыш тирән мәгънәгә ия сүзләр белән чыгыш ясады ул. «Озаграк сөйли башласам туктатырсыз. Ләкин бик озак сөйләмәм, 45 минуттан да арттырман», – диде ул, укыткан елларын искә алып. – «Безгә күп кирәкми. Күпвакытта йөрәккә бер җылы сүз җитә. Менә шулай безне онытмаганны белеп, матур сүзләр ишетеп тору шундый рәхәт. Хәзерге мәктәпләрне карап йөрим. Барысы да шундый матур, бар яктан да килгән, рәхәтләнеп эшләрлек. Тик менә бер нәрсәне генә әйтәсем килә, шунда эшли торган укытучыларыбызның хезмәт хаклары да бераз күтәрелсә, тагы да рәхәтрәк булыр иде». Укытучының иң зур бәхете аның укукчылары икәнен ассызыклап үтте педагог-мөгаллим.

Бәйрәм белән шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов та котлады.  

Төрле дәрәҗәдәге дипломнар, Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре белән мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган 85 райондашыбыз бүләкләнде. Укытучылар өчен концерт номерлары һәм Кәрим Тинчурин исемендәге театр тарафыннан «Кияү урлау» спектакле тәкъдим ителде. 

Фотолар: Илназ Галимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев