Россия–АСЕАН саммитының беренче көннәрендә мәртәбәле кунакларны Арча балалар сәнгать мәктәбенең “Ятаган” фольклор-инструменталь ансамбле сәламләде.
Арча балалар сәнгать мәктәбенең “Ятаган” ансамбле масштаблы халыкара вакыйганың шаһиты булды. 15 һәм 16 июньдә Россия–АСЕАН саммиты кысаларында Казанның уникаль осталар үзәгендә Татарстан предприятиеләренең уңышларын чагылдырган күргәзмә уза. Анда саммитта катнашучыларны Арчаның балалар сәнгать мәктәбенең И.И.Яппароы җитәкчелегендәге “Ятаган” ансамбле каршы алды. Бу хакта сәнгать мәктәбе соөиаль челтәрләрендә хәбәр итә.
“15-16 июньдә чарада «Ятаган» фольклор-инструменталь ансамбле саммитта катнашучылар делегациясен күргәзмә залы мәйданчыгында каршы ды», – диелә хәбәрдә.
Фотолар Арча балалар сәнгать мәктәбенең социаль челтәреннән
Нет комментариев