erid:2VtzquqpS7d
Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов: «Ватаныбыз сагында торучыларыбызга гуманитар ярдәмне тапшырдык»
Арча яңалыклары

Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов: «Ватаныбыз сагында торучыларыбызга гуманитар ярдәмне тапшырдык»

26 апрель көнне Арча районыннан киткән өченче гуманитар колонна махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребезгә илтеп тапшырылды.

«Ватаныбыз сагында торучыларыбызга гуманитар ярдәмне тапшырдык» – дип яза үзенең Телеграм-каналында Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белән берлектә ир-егетләргә махсус техника, приборлар һәм җиһазлар тапшырулары турында хәбәр итә ул. 

Җитәкче әлеге изге эшкә өлеше кергән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерә. 

 


Нет комментариев