erid:2VtzquqpS7d
Арча район Советының чираттагы утырышында мөһим мәсьәләләр каралды
Арча яңалыклары

Арча район Советының чираттагы утырышында мөһим мәсьәләләр каралды

Арча район Советының бишенче чакырылыш депутатлары чираттагы утырышка җыелды. Көн тәртибендә районның финанс хәле, муниципаль милек, шулай ук социаль өлкәгә кагылышлы берничә мәсьәлә каралды.

 

Утырыш барышында 2026 елга һәм 2027–2028 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде.

Район Советы депутатлары мөһим карарлар кабул итте

Моннан тыш, Контроль-хисап палатасы рәисенең вәкаләтләрен туктату һәм әлеге вазифага яңа җитәкче билгеләү мәсьәләсе каралды.

Депутатлар шулай ук 2026 елга Арча муниципаль районы муниципаль милеген хосусыйлаштыруның фараз планына үзгәрешләр кертүне хуплады. Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау һәм алар белән эшләү буенча район комиссиясе составына да үзгәрешләр кертелде.

Көн тәртибенә кертелгән барлык мәсьәләләр дә депутатлар тарафыннан каралып, бертавыштан хупланды.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев