erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин: «Авыл хуҗалыгында эшләгән һәр кеше ихтирамга лаек»

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин белән әңгәмә

– Ленар Илсурович, сүз башында район агросәнәгать комплексын тасвирлап үтегез әле.
– Күп нәрсә – районның икътисады, халыкның тормыш иминлеге, эшле булуы районыбызның аграр тармагы үсешенә бәйле. Әлеге вакытта район агросәнәгать комплексында 17 эре авыл хуҗалыгы ширкәте, 40 крестьян-фермер хуҗалыгы, 13 кооператив эшләп килә.
Быел өч кооператив төзелде: берсе – сарымсак үстерү һәм эшкәртү, икесе сөт җыю һәм эшкәртү юнәлеше буенча. Проектларын тормышка ашыруга алар дәүләттән барлыгы 37 млн сумлык грант алдылар. Эш башлаучы фермерларга бирелә торган “Агростартап” гранты ике кешегә фермерлык белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирде.
–Районның үсемлекчелек тармагында хәлләр ничек?
– Соңгы елларда әлеге тармакта күп кенә үзгәрешләр булды, һәм, билгеләп үтәргә кирәк, яхшы якка. Хуҗалыкларда агротехник таләпләргә зур игътибар бирелә башлады, үсемлекләрне яфрактан тукландыру, карбамид белән аммиак эретмәсен кушып куллану нәтиҗәсе һичшиксез, бүгенге күрсәткечләрдә чагыла. Ашлыкның тулай җыемы буенча, уңдырышлы кара туфраклы Буа, Тәтеш районнарыннан гына калышып, өченче урынга чыктык. Барысы 200 мең тоннадан артык бөртек җыйнап алынды. Бу җәһәттән “Северный”, “Курса МТСы”, “Кырлай”, “Заря” агрофирмаларының яхшы эшләвен билгеләп үтәргә кирәк. Әлеге хуҗалыклар бер гектардан уңыш буенча иң югары күрсәткечкә ирештеләр.
Тулаем икмәк җыемында “Игенче” агрофирмасының һәм “Ак барс” агрокомплексы“ның өлешләре зур. 
“Казанка” агрофирмасының кырчылыктагы күрсәткечләре сокланырлык, бары тик технологиягә таянып, агу-химикатлардан башка гына игеннәрнең һәр гектарыннан 43 центнерга якын уңыш алдылар.
Шулай ук “Арча” элеваторының эшчәнлеге дә мактауга лаек. Элеватор үзенә 80 мең тоннадан артык икмәкне сыйдырды, шуның белән хуҗалыкларда ашлыкны урнаштыру проблемасы хәл ителде.
Көнбагыш, җитен, соя, ясмык кебек югары табыш бирүчән культураларга аерым игътибар бирелә. “Кишет”, “Игенче”, “Кырлай”, “Яңарыш”, “Венета”, “Тукай” хуҗалыклары әлеге культураларның икътисадый яктан файдалы булуын тоярга өлгерде.
Арча районы республикада иң күп бәрәңге игүче район. Иң күп мәйдан “Кырлай“ агрофирмасында – 1346 га, “Игенче” агрофирмасында – 200 гектарда икенче икмәк үстерелде. Барлыгы 60 мең тоннадан артык бәрәңге җыеп алынды, бер гектардан уңышы 325 центнер тәшкил итте.
Билгеле, әлеге саннар артында механизаторларның, комбайнчыларның, бригадирларның, агрономнарның зур хезмәте ята. Шуны истә тотып, игенчеләребез һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Район башлыгы, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге исеменнән алдынгыларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Алдынгы комбайнчыларга республика конкурсы нәтиҗәләре буенча да премияләр тапшырылачак. Урып-җыю эшләре башланыр алдыннан район күләмендә комбайнчылар һәм ашлык ташучы машиналар арасында конкурс игълан иткән идек. Шушы конкурс кысаларында җиңүчеләребез уңыш бәйрәмендә 50, 70, 100 мең күләмендә акчалата премияләр алачаклар.
– Терлекчелек продуктларын җитештерү һәм сату күрсәткечләре былтыргы дәрәҗәдәме, әллә югарыракмы? Киләсе елга үсеш планлаштырыламы? Һәм моның өчен нәрсәләр эшләнә?
Терлекчелек тармагы – игенчелек белән беррәттән, район өчен мөһим тармакларның берсе булып тора. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ел дәвамында тотрыклы продукция һәм керем алу чыганагы. Әлеге тармакта елның теләсә кайсы фасылында кызу эш өсте.
Районда авыл хуҗалыгы оешмаларында барлыгы 31 мең баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 10 меңгә якыны савым сыерлары, 9 айда һәр сыердан уртача савым 6905 кг тәшкил итте, узган елга карата үсеш 103 процент.
Мөгезле эре терлекнең продуктлылык сыйфатын күтәрү буенча актив эш бара, көтүләр югары продукцияле терлекләр белән тулыландырыла. Мәсәлән, “Вамин” оешмасы 704 баш, “Ак барс” агрокомплексы“ сөт токымлы 231 баш токымлы тана сатып алды, “Заря” агрофирмасы 70 баш “Кызыл Яр” хуҗалыгы 50 баш тана кайтартты. “Яңарыш” агрофирмасы элеккеге фермаларны заманча үзгәртеп, роботлар куеп, 224 баш югары майлылыктагы сөт бирә торган “Джерси“ токымлы таналар алып кайтты. Район хуҗалыклары алдында тәүлеклек сөт җитештерүне 500 тоннага җиткерү бурычы тора. Әлеге максатка ирешү өчен эзлекле эш алып барыла. Әйтик “Северный” хуҗалыгында 4200 баш савым сыерына исәпләнгән сөтчелек комплексының беренче чираты куллануга тапшырылды. “Курса МТС”ында 1000 башка, “Ватан” агрофирмасында 1200 башка, “Кишет” хуҗалыгында 2700 башка, “Кырлай” агрофирмасында 600 башка исәпләнгән сөтчелек комплекслары төзелә. Шушы көннәрдә “Ашыт”, “Казанка”, “Байрак” агрофирмаларында 1000 әр башка, “Игенче” агрофирмасында 1200 башка исәпләнгән комплекслар төзү эшләре башланып китәчәк.
– Тиешле вакытта чәчү һәм уңышны җыеп алу өчен техника җитәрлекме?
– Кирәкле техника бар, әмма ул яңартуны таләп итә. Хуҗалыклар елның елында моның өстендә эшли. Кыйммәт булуга карамастан, эре, шулай ук вак авыл хуҗалыгы предприятиеләре акрынлап машина-трактор паркын яңа куәтле техника һәм тагылма инвентарь белән тулыландыра, дәүләт аларны сатып алуга чыгымнарның бер өлешен кап-лый. Агымдагы елда 300 млн сумга якын бәядә 40тан артык үзйөрешле техника һәм тагылма кораллар сатып алынды.
– Әгәр хезмәт алдынгыларын, эш өчен янып-көеп йөргән җитәкчеләрнең исемнәрен атап китмәсәгез, сөйләшү тулы булмас дип уйлыйм.
– Авыл хуҗалыгында эшләгән һәр кеше ихтирамга лаек. Әлеге тармакта эшләү авыр булуга карамастан, күпләр агросәнәгать комплексына берничә дистә ел гомерен багышлый, югары нәтиҗәләргә ирешә. Андыйлар арасында: “Агросәнәгать комплексында хатын-кыз” илкүләм бәйге җиңүчеләре фермер хуҗалыгы башлыгы Ләйлә Минһаҗеваны, “Арча элеваторы” оешмасы җитәкчесе Ләйсән Әһлиуллинаны, шулай ук илкүләм агрономнар бәйгесендә өченче урын иясе, район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗановны, Бөтенроссия төбәкара конкурс җиңүчесе, “Яңарыш” агрофирмасыннан зоотехник-селекционер Рамилә Вәлиуллинаны, УЗИ аппарты белән эшләү буенча республика конкурсы җиңүчесе “Ак барс” агрокомплексы ясалма орлыкландыру технологы Ленар Шакировны, “Дуслык” ордены иясе “Курса МТС”ы хуҗалыгы җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдиновны билгеләп үтәсем килә. Хезмәт алдынгыларының белеме, тәҗрибәсе һәм фидакарь хезмәте куелган барлык бурычларны хәл итү мөмкинлеген бирер, дип ышанам.
Бөтен гомереләрен туган җиргә багышлаган, иңнәренә алган авыр һәм җаваплы һөнәрләрне намус белән башкаручы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Киләчәктә дә куелган максатларга ирешерсез һәм районның икътисадый үсешендә тотрыклылыкны тәэмин итәрсез, дип ышанам. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев