erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

Арча районы башлыгы бабайсының каберен күреп кайтты

Арча районыннан Бөек Ватан сугышына 25 меңнән артык кеше китә, шуларның 14 меңнән артыгы өйләренә әйләнеп кайта алмый

Йөртә безне язмышлар...

 

 

Меңләгән якташыбыз әлегә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри, аларның каберләре дә билгесез. Күпме аналар, тол хатыннар ирләренең, улларының язмышларын белә алмыйча бу дөньядан мәңгелеккә китеп барды.

– Минем әни  Сәлимә бер тапкыр да “әти“дигән сүзне әйтә алмыйча үстем, дип өзгәләнә иде, – ди Арча районы башлыгы Илшат Нуриев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илшат Габделфәртович Арчада Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларыннан соң хатыны Гөлнур, олы уллары Руслан һәм киленнәре Аилина белән бабасы (әнисенең әтисе) Зәйнулла Якуповның каберен эзләп Калуга өлкәсенә барып кайттылар. Барып кайттылар дип әйтүе генә ансат – бару юлы гына 1 мең километрдан артык.

Апаз авылында туып-үскән Зәйнулла Якупов сугышка киткәндә Сәлимәгә ике яшь тә тулмаган була. Балаларның өченчесе – энеләре әтиләре фронтта вакытта туа. Зәйнулла Якупов сугышта хәбәрсез югалганнар исемлегендә түгел. 35 яшендәге якташыбызның 1941 елның 27 декабрендә батырларча һәлак булуы, Мәскәү өлкәсендә җирләнүе турында хәбәр килгән була.

Илшат Габделфәртович сугышта хәбәрсез югалган икенче бабасының (әтисенең әтисе) язмышын ачыкларга омтылып карый. Әмма әлегә эзләнүләр нәтиҗә бирми. Ә Зәйнулла бабасының язмышын тагын да төгәлрәк ачыклау теләге тормышка аша. Республиканың “Хәрби Дан клубы“ эзтабарлары Якупов Зәйнулла Якуп улының Калуга өлкәсенең Жуковский районындагы Кече Леташево авылы янындагы сугышларда һәлак булганлыгын хәбәр итәләр.

– Кече Леташево авылы бүген юк инде, – ди Илшат Габделфәртович. – Аның урыны урман эчендә калган. Туганнар кабере аннан ерак булмаган Олы Леташево авылында, бабай шунда күмелгән булган. 1956 елда аннан казып алып Тарутино авылындагы Туганнар каберенә күчергәннәр. Бабайның фамилиясен шундагы һәйкәлдә таптык, әйтеп бетергесез дулкынландыргыч мизгелләр кичердек. Мин белгән догаларымны укыдым.

Тарутино авылында бик матур һәйкәл бар. 1812 елның 18 октябрендә М.И.Кутузов җитәкчелегендәге рус гаскәрләре маршал И.Мюрат җитәкчелегендә французларны тар-мар итәләр. Шул хөрмәткә 1834 елның 25 июнендә һәйкәл ачыла. 1941 елда Бөек Ватан сугышы барганда совет солдатлары һәйкәл янында фотога төшәләр. 1971 елда кайчандыр сугыш барган кырда Тарутино мемориале ачыла. Якташыбыз Зәйнулла Якупов та шушы мемориальдәге Туганнар каберлегендә җирләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев